Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Хатын-кызлар сынатмады!

ДОСААФ оешмасы базасында узган “Автоледи-2019” район ярышларында Гөлгенә Мөхәммәтова җиңеп чыкты.

Конкурста Спас һәм Әлки районнары буенча иминлек профилактикасы бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина катнашты. 
Инде традициягә әверелгән бу ярышлар программасына компьютерда юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрне тикшерү, машинаны оста итеп йөртү буенча бәйгеләр керде. Икенче урынга – Суфия Пахомова, өченче урынга Гөлниса Мөхәммәтова чыкты. Башка номинацияләрдә Лилия Хәйруллина, Илүсә Сафина һәм Елена Камаева үзләрен яхшы яктан күрсәтте. 
Спас районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Алексей Терехин билгеләп үтүенчә, районыбыз хатын-кызлары юлларда игътибарлы, тәртипле йөриләр. 
Конкурста катнашучыларның барысына да дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев