Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Кем чыршысы матуррак?

Районның өч мәктәбе "Альтернатив Яңа ел чыршысы" республика иҗади эшләр конкурсында призер булдылар. Үз эшләрен укытучы Татьяна Аптрейкина җитәкчелегендә башкарган Иж-Борискино укучыларына - беренче, санаторий интернат-мәктәп коллективына - икенче, Полянка мәктәбе укучысы Вероника Кузьминага өченче урын бирелгән. Исегезгә төшерәбез, узган ел ахырында Балалар иҗат йорты конкурсның район этабына йомгак ясап,...

Районның өч мәктәбе "Альтернатив Яңа ел чыршысы" республика иҗади эшләр конкурсында призер булдылар.
Үз эшләрен укытучы Татьяна Аптрейкина җитәкчелегендә башкарган Иж-Борискино укучыларына - беренче, санаторий интернат-мәктәп коллективына - икенче, Полянка мәктәбе укучысы Вероника Кузьминага өченче урын бирелгән.
Исегезгә төшерәбез, узган ел ахырында Балалар иҗат йорты конкурсның район этабына йомгак ясап, ун мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе һәм мәктәпнең эшен конкурсның финалына җибәргән иде. Оста кулларның иҗат җимешләренә кышкы каникул вакытында ТР Табигый фәннәр музеенда оештырылган альтернатив чыршылар күргәзмәсенә килүчеләр бәя бирде. Барлыгы конкурста Казан һәм республиканың берничә районыннан 247 учреждение катнашты.
Фото: http://studio-pedestal.narod.ru/photo/pedestaly_pochjota_raznoe/5

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев