Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Күңелләрне сафландырып, җанга ак нур өстәде

Узган атна азагында Болгардагы Ислам академиясендә Изге Коръән укучыларның һәм хафизларның IХнчы Бөтенроссия конкурсы үткәрелде.

Чараны Ислам Лигасының Бөтендөнья Коръән-хафизлар һәм Сөннәт эшләре оешмасы, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Болгардагы Ислам академиясе һәм “Коръән нуры” хәйрия фонды оештырды.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

Конкурста катнашу өчен Татарстан, Башкортстан, Чечня, Дагыстан, Ингушетия, Карачай-Черкесия, Төньяк Осетия, Кырым, Ставрополь крае, Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Екатеринбург, Туладан һәм Россия Федерациясенең башка шәһәрләреннән Коръәнне әйбәт белгән 29 кеше гариза тапшырган. Коръән укучыларның иң яшенә – 11, иң олысына 34 яшь иде.
Иң әүвәл зур конференцияләр залына җыелган бәйгедә катнашучыларны һәм күп сандагы кунакларны академия президенты Камил Исхаков сәламләде.
– Барыгызга да саулык-сәламәтлек теләп, олы рәхмәтемне җиткерәм, – диде ул. – Коръән җаныгызга ак нур өстәсен, күңелләрегезне сафландырсын! Киләчәктә сезне академия студентлары сафында күрә алырбыз, дип тә ышанам. Иншалла, шулай булсын иде!..
Бәйгедә катнашучыларга шулай ук район башлыгы Камил Нугаев, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Булат хәзрәт Мөбәрәков, Мәскәүдәге Җәмигь мәчете имамы Дамирҗан хәзрәт Зәйнетдинов һәм башкалар уңышлар теләделәр.
Бәйге шартлары буенча, Изге Коръән укучылар һәм хафизлар “Изге Коръән текстын дөрес итеп уку” һәм “Изге Коръән текстын тулысынча яттан белү” номинацияләре буенча ярыштылар. Күренекле дин әһелләреннән торган дәрәҗәле жюри һәр конкурсантның чыгышын игътибар белән күзәтеп барды. Һәр сүзне һәм хәрефне дөрес итеп әйтү, сәнгатьле уку, тембр, текстның яңгырашы – боларның барысы да исәпкә алынды. Сүз дә юк, берәүнең дә сынатасы килмәде, шулай да бердәм фикергә килеп, дөрес итеп уку номинациясендә беренче урынны республиканың Буа районы вәкиле Ильяс Сабировка бирделәр. Ә инде текстны яттан белү номинациясендә Тула шәһәреннән килгән Айемеддин Фәхретдиновка тиңнәр булмады. Аларга конкурсның төп бүләкләре – Коръән-ручка тапшырдылар Үз номинацияләрендә икенче һәм өченче урыннарны алучылар акчалата премиягә һәм истәлек бүләкләренә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев