Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Көек халкы ифтарга җыелды

Кичә Спас районының Көек авылы мөселманнары ифтар ашына җыелды.

Халыкны Бураково авыл җирлеге башлыгы Рамил Мингалиев, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы директоры Рамил Җиһаншин ихластан Рамазан ае белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр, ураза тотучыларга түземлек һәм сабырлык теләделәр.

Аннары мәҗлесне үтемле вәгазе белән Спас районы имам-мөхтәсибе Фәргат хәзрәт Минсәгыйров дәвам итте.

– Аллаһы Тәгаләнең безгә өч бүләге бар, шуларның берсе – Рамазан ае. Шушы айда ул безгә Коръән Кәрим китабыын иңдергән. Сәгатьләр буе ашау-эчүдән тыелып тору ул әле иң җиңгеле, авыр сүзләр әйтмәү, гайбәткә батмау – менә болар инде иң авырлары. Ураза тәмамланырга инде санаулы көннәр калып бара, Аллаһы Тәгалә шул көннәрне дә уразада үткәрергә насыйп итсен иде, – диде хәзрәт үзенең вәгазендә.

Ураза тотучылар ифтар мәҗлесен оештыручыларга рәхмәт әйттеләр, ил-көннәребезнең тыныч, күк йөзләренең һәрчак аяз булуын теләп дога кылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев