Күчмә кубок тапшырылды
"Болгар" эзтабар отряды ел дәвамында башкарган эш нәтиҗәләре буенча республикада беренче урынга чыкты. Отрядка күчмә кубок тапшырылды.
Бу хакта 4-6 сентябрьдә Казандагы "Чайка" лагеры базасында эзтабар отрядларының ХV республика фестивалендә игълан ителде. Фестивальдә Ким мәктәбенең Борис Андреянов җитәкчелегендәге эзтабарларының кече яшьтәге командасы катнашты. Фестиваль программасы мавыктыргыч төзелгән, агитбригада чыгышлары, спорт ярышлары, "визит" карточкасын тәкъдим итү кертелгән иде. Актив катнашкан безнең командага диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.
Фестиваль республиканың "Ватан" эзтабар берләшмәсе тырышлыгы белән әзерләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев