Шәһәрдәге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында узган "Здоровячки - 2017" спорт конкурсында "Родничок" балалар бакчасының "Барбарики" командасы җиңңүче булды.
Икенче урынны берьюлы өч команда - "Теремок", "Колосок" һәм "Солнышко" бакчасы командалары бүлеште, өченче урынга "Антошка" командасы чыкты.
Бәйге һәр командаларның сәламләвеннән башланды. Аннары яшь спортчылар туп, боҗра, кегля һәм башка спорт снарядлары белән күнегүләр ясап, көчләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Эстафеталар бәйгесенә шакмакларны ракеткага салып йөгерү, хоккей, сикерү кебек спортның мавыктыргыч төрләре кертелде.
Әйтергә кирәк, һәр бала үз командасына мөмкин кадәр күбрәк очко китерергә һәм аны алга чыгару өчен тырышты.
Спорт уеннарында катнашучылар һәм тамашачылар хөрмәтенә биюләр башкарылды.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Алена Колчина ярышларда катнашучыларга Мактау грамоталары, символик медальләр һәм истәлек призлары тапшырды.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев