Казаннан Болгарга кадәр – велосипедларда (ФОТО)
Кичә иртәнге сәгать алтылар тирәсендә Казан Кремле буенда татарстанлылар яратып тыңлый торган “Болгар радиосы”оештырган еллык традицион велоэстафетага старт бирелде.
Кичке бишләр тирәсендә велоэстафетада катнашучыларны Болгар музей-тыюлыгындагы Ак мәчет каршындагы мәйданда каршыладылар.
Велоэстафетаны республиканың “Татарстан – яңа гасыр” телерадиокомпаниясе оештыра. Анда “Болгар радиосы” алып баручылары һәм татар эстрадасы артистлары катнаша.
Велоэстафетада катнашучыларны район чигендә урнашкан Көек авылы янында каршы алдылар. Никольск авылында Казаннан килгән кунаклар катнашында яңа спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Бу авыл кешеләре тормышында булган вакыйгага үзенчә бер төсмер өстәде.
Велосипедлар белән Болгарга килүчеләрне каршы алучылар күп булды. Соңыннан фестиваль-вакыйгалар комплексында концерт булды. Тамашачылар алдында татар эстрадасының танылган башкаручылары чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев