Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казан-Болгар маршрутына июль аенда яңа «Метеор-2020» чыгарга мөмкин

Яңа судноларны 2024 елда гына гамәлгә кертү планлаштырылган иде.

Казан-Болгар маршрутында быел июль ахырында ук яңа суднолар җибәрелергә мөмкин. Бу хакта Татар-информ брифингында «Флот РТ» АҖ генераль директоры Роман Лизалин белдерде.

Әңгәмәдәш сүзләренчә, компания июнь аенда яңа "Метеор-2020" алган. Әлегә документларны һәм кирәкле лицензияләрне рәсмиләштерү процессы бара. Шуннан соң су транспортын гамәлгә кертү һәм команданы өйрәтү процессын башлау планлаштырыла. Бу июль уртасыннан да иртәрәк булмаячак дип фаразлана. Рейсларны Казан-Болгар-Казан маршруты буенча сынап карау планлаштырыла.

Белешмә өчен, «Метеор-2020» тиз йөрешле судноларын Яшел Үзәндә чыгаралар. Судно 124 пассажирны йөртә ала. Хәзерге вакытта А.М. Горький исемендәге завод стапельләрендә икенче «Метеор-2020» төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев