Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кадетлар очрашуы

Узган шимбә көнне кадет мәктәбендә бу уку йортын тәмамлап чыккан укучыларның очрашу кичәсе үтте.

Кичәге кадетларның укытучылары, командирлары белән бу беренче генә тапкыр очрашуы иде һәм ул кадет мәктәбенең быел билгеләп үтелә торган ун еллык юбилеена багышланды.
Кунаклар алдында мәктәпнең җыелма КВН командасы юмористик номерлар белән чыгыш ясады, аннары тамашачыларга сафта йөрү, автомат сүтеп җыю буенча конкурсларда катнашырга тәкъдим иттеләр. Кичәге кадетлар барлык биремнәрне дә уңышлы башкарып, мәктәптә файдалы күнекмәләр алуларын расладылар.
Очрашу кичәсендә шулай ук кадет мәктәбе тормышы турында видеоролик күрсәтелде, яңалыклар һәм фоторәсемнәрдән коллажлар һәм стена газеталары чыгарылган иде. Мәктәпне тәмамлаучылар, үзләре һәм кадет мәктәбен тәмамлаганнан соң тормышлары турында сөйләделәр.
Очрашу кичәсе кысаларында мондый чараны мәктәп байрагын алып чыгу тантанасы белән ачып җибәрү традициясе барлыкка килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев