Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кадетлар – наркотикларга каршы

25 кадет үзләренең укытучылары белән "Аврора кубогы" хәрби-спорт уены кысаларында үткәрелгән наркотикларга каршы йөгерештә катнаштылар.

Чараны ТР буенча Россиянең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәт Идарәсе оештыра. Безнең кадетлар зыянлы гадәтләргә альтернатива булган бу накротикларга каршы проектта инде икенче тапкыр катнашалар.
Йөгерешнең соңгы пункты булган Никольскида (юлның бер өлешен кадетлар автобуста үттеләр) җирле укучылар катнашында кыска митинг үтте. Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә куелган обелискка венок куеп, аларның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
Юлда кадетлар Болгар музей-тыюлыгына да кереп чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев