Росреестрның Татарстан Республика идарәсе республика территорриясендә эшчәнлек алып бара торган кадастр инженерлары рейтингын әзерләде. Кадастр инженерларын сайлаганда, кешеләр әлеге рейтинг нәтиҗәләренә дә игътибар итсен иде.
Билгеле булганча, күчемсез милекне кадастр инженерыннан башка, ягъни күчемсез милек объектын кадастр исәбенә куйганда җир участогына, биналар һәм корылмаларның техник документларын әзерләүче белгеч хезмәтеннән башка рәсмиләштереп булмый. Кадастр исәбенә куюга уңай рөхсәт алу өчен күп нәрсә кадастр инженерының үз эшенә ничек каравына бәйле. Күп очракларда төрле сәбәпләр белән эш вакытлыча туктатылырга да мөмкин. Объектны рәсмиләштерүдән баш тарту очраклары да билгеле. Бу инде никадәр вакытның югалуына китерә, өстәвенә әле акча да, кем әйтмешли, җилгә оча.
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе кадастр инженерлары тарафыннан кайбер очракларда ялгышлык җибәрү очраклары булуын яшерми. Нәкъ менә шул уңайдан, кешеләргә ярдәм итү максаты белән, кадастр инженерлары рейтингы төзелде дә инде. Моннан соң кешеләр белгечнең эшчәнлеген читтән торып та бәяли ала. Әлбәттә инде, алдан белеп торгач, кайсы белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген чамалавы читен түгел.
Бу рейтинг кадастр исәбенә куйганда документларның әзерлек сыйфатына, кабул ителгән уңай һәм тискәре карарларның күпме булуына нигезләнеп төзелде. Рейтинг ай саен яңартылып торачак. Аның белән Росреестрның Татарстан буенча (сайт) рәсми сайтындагы "Кадастр инженерын сайла" бүлегендә танышырга мөмкин. Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе кадастр эшләрен үтәтү өчен килешү төзегәндә кадастр инженерлары рейтингы белән танышырга киңәш итә.
Тагын шунысын да хәбәр итәбез, Росресстрның Татарстан Республикасы буенча идарәсеннән "кызыл кенәгә" алган кадастр инженерларына тәэсир итү чаралары күреләчәк. Хәтта дисквалификация дә каралган.
Моннан тыш, конкрет кадастр инженеры эшеннән канәгать булмаган заказчылар үз дәгъваларын "Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе" оешмасына +7(843) 291-05-10 телефоны буенча шалтыратып җиткерә алалар. Биредә сезне игътибар белән тыңларлар һәм борчыган проблеманы хәл итәргә тырышырлар.
Матбугат хезмәте.
Фото http://lifeha.ru
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев