Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Ижау укучылары Бөек Болгарда булдылар

Балалар өчен «Тарихка сәяхәт» дигән интерактив чара үткәрелде.

Ижау мәктәпләренең берсе укучылары Болгар музей-тыюлыгында булдылар. Музей хезмәткәре Никита Ахундов балалар өчен «Тарихка сәяхәт» »дигән интерактив чара үткәрде.
«Тарихка сәяхәт» – яшьләрнең мәдәният һәм тарих белән кызыксынуларын популярлаштыру һәм үстерүне максат итеп куйган тематик чара.

Балалар борынгы Болгарның тарихи реконструкциясе белән таныштылар. Яшүсмерләр төрле чорларның кабатланмас атмосферасын, үзләрен тарихи  вакыйгаларга катнашуларын тойдылар. Мондый чаралар балаларга тарихны өйрәнүгә этәргеч бирә.

Интерактив формада укучылар ерак бабаларыбызның традицион көнкүреше, һөнәрчелек технологияләре, чүлмәк ясау һәм сәнгать остаханәләре үзенчәлекләре белән таныштылар. Истәлеккә исә үз куллары белән сувенирлар ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев