Июнь – чәчәкле ай
Июнь борынгы Рим алиһәсе Юнона, Юпитерның тормыш юлдашы хөрмәтенә аталган.
Ул – никахлар, туйлар, гаилә тормышын яклаучы. Июнь борынгыдан туйлар ае булып саналган, бу айда ярәшелгән парларны бәхет көтә, дип юраганнар.
Татарларда 21 майдан 21 июньгә кадәрге вакыт “черешмә ае” (авылча атамасы – “кәрәз ай”) дип аталган. Бу вакытта терлекләр, кыргый киекләрнең ите ашарга яраксыз саналган. Чөнки кышын тупас һәм кипкән азык белән тукланган хайваннар арык булган. Бу айда алар, бөреләнеп килгән үлән ашап, тәненә ит җыя, симерә башлый. Авылча атамасы буенча июнь – үләннең яшел, чәчәкләрнең күп вакыты. Бу айда кортлар актив рәвештә бал җыя.
Июнь аена халык сынамышлары
*Июньнең беренче ике көнендә көчле яңгырлар булса, ай буе кояшлы һәм коры торачак.
*Миләш соң чәчәк атса, көз соңгарып килә.
*Июньдә чык күп төшсә, кырларда уңыш яхшы була, томаннар еш төшсә, көзен гөмбә күп чыгарга тиеш.
*Июньдә төннәр җылы торса, кырларда ашлык уңар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев