Исән чакта күрешик...
Спас районының Ирек авылы...
Табигатенең гүзәл, җиленең йомшак, җаннарны иркәли торган, суының тәмле, кешеләренең гади, ачык йөзле, тәмле сүзле булуы белән аерылып торган авыл иде ул.
«80 еллык тарихы булган 60 йортлы авыл иде», дип искә ала өлкәннәр. Ирек әле гөрләп торган чакта, тирә-юнен чит-ятлардан саклагандай урманнар уратып алган булса, бүген инде нигезләргә, урамына читләр аяк басмасын дигәндәй, бөтенләй урман куенына сыенган.
Авылның Җиләкле ягы белән Чәчәкле ягын бер итеп уйнап үскән балалар зур илебезнең төрле почмакларына таралышкан. Казан, Чаллы, Ульяновск, Тольятти шәһәрләре, Пермь, Киров өлкәләре, Казахстан, Апас, Сарман, Бөгелмә... Кечкенә генә авыл никадәр бала үстереп, зур тормыш юлына озаткан. Араларында артист та, космонавт та, философ та, язучы да юк. Гап-гади кешеләр, гади хезмәт ияләре. Бернинди масаю да, бернинди мактану да юк. Матур табигатьле авыл үз балаларында да матурлык тәрбияли алган.
2021 елның 12 июне Ирек авылы тарихында бик истәлекле көн булыр, мөгаен. Ни өчен дигәндә, авылдашлар байтак еллардан соң, нәкъ шул көнне, очраштылар. Һәм инде, бергәләшеп зиратны чистарттылар, корбанннар чалып, намазлар укыдылар, әрвахлар рухына догалар кылдылар. Ул чакта туып-үскән нигезләрне күреп китәргә, дигән нияттән һәр елны шушы көнне очрашу көне итәргә дигән уйга килделәр. Бик хуп, изге гамәл.
Әнә оештыру эшенең башында торган Тәлгат абый Җамалиев авылдашларга: «Исән-сау чакта очрашыйк. Бер күрешү – үзе бер гомер. Ел буена җитәрлек җылы уй-хисләр белән таралышабыз. Киләсе елларга, кайткан авылдашларга тагын да күңелле булсын өчен мөмкинлекләр булдырырга тырышачакбыз», ди. Ирек авылы төркемен булдырып, халыкны кабат берләштергән Гөлләр Җамалиева да: «Күңелдә сүз белән генә әйтеп аңлата алмый торган рәхәтлек. Әрвахлар да барыбыз бергә җыелып кайтуыбызга шат булып, туган нигезегезне онытып бетермәгез, балакайлар, дип шатланып озатып калган кебек тоела», диде.
...Кайчандыр тормыш кайнап, халкы мәш килеп яшәгән авылның юкка чыгуына ышанасы да килми. Йорт нигезләрендә котырып үскән әрем, кычытканны күреп йөрәк сыкрый, авыл урамнарындагы моңсулык җанга сагыш булып сарыла. Ирек өстендә тынлык урнашкан. Тагын бер елдан соң, Аллаһы боерса, балаларын ул кабат очраштырып үз кочагына җыяр. Кендек каннары монда тамган, беренче тәпи йөреп киткән, сабый һәм яшүсмер чаклары шушында үткән, дөньяның төрле почмакларына гомер юллары шушы якның җылы туфрагыннан башланган балалары бит ул аның.
Вазыйх хәзрәт Гыйльметдинов, Чәчәкле авылы имам-хатыйбы:
– Авыл үзе булмаса да, туган нигезебез, дип ашкынып кайтуыгызга мин дә сөендем. Кеше читтә яшәсә дә, аның күңеле барыбер авылда. Авыл белән бәйле хатирәләр беркайчан истән чыкмый. Зиратны кадерләп торуыгыз аеруча шатландыра. Сез бит шулай итеп якыннарыгызны кадерлисез. Кылган гамәлләрегез үзегезгә савап булып кайтсын, барча әрвахларның рухы шат булсын иде. Мөмкинлек булган саен кайтыгыз, зиратка кереп белгән догаларыгызны укыгыз. Бу сезнең гамәл дәфтәренә яхшылыклар булып язылачак.
Исмәгыйль Шәймарданов, Ульяновск шәһәре:
– Авылдашлар белән очрашуга канатланып кайттым. Авыл бик сагындыра, аның бит һавасы да җанны иркәли, йөрәккә көч бирә торган. Ерак рейсларга җыенып чыкканда, мин һәрчак Болгар ягыннан яки үзебезнең авыл тирәсендәге юлдан узарга тырышам.Таныш урыннарны күреп кенә китсәм дә, күңелгә рәхәтлек алам. Очрашуны оештыручыларга зур рәхмәт. Киләчәктә дә күрешеп яшәргә насыйп булсын иде!
Ләйсән Шәймарданова, Ульяновск:
– Үзебезнең йорт нигезенә килеп баскач, монда – аш бүлмәсе, монда – өстәл, монда – карават, бу урында зур мич тора иде, дип күз алдына китердем. Кем уйлаган бит Ирек авылы бөтенләй юкка чыгар дип? Инде хәзер үткәннәрне сагынып искә алырга гына калды. Ямьле булса да торган як, сагындыра туган җир, диләр. Ул чыннан да шулай. Яшь өстәлә барган саен кешене туган төбәге ныграк үзенә тарта. Балачак һәм яшүсмер елларының бөтен гүзәл мизгелләрен кадерләп саклый бит ул туган төбәк.
Ирек авылы турында
Болгардан 70 чакрымда урнашкан.
Авылга 1920 елларда Иске Рәҗәп авылыннан күченеп килүчеләр нигез салган. ТАССРның Спас кантоны Кузнечиха волостена кергән.
Яшәүчеләр саны: 1926 ел – 28, 1938 ел – 245, 1949 ел – 234, 1958 ел – 191, 1970 ел – 180, 1979 ел – 143, 1989 ел – 58.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев