Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иске Рәҗәп укучысы “Кыш Батыр” фестиваленең абсолют җиңүчесе булды

Адилә Сөләймановага планшет бүләк иттеләр.

Бүген Болгар музей-тыюлыгы территориясендә чираттагы “Кыш Батыр” фестивале үтте. Быел фестиваль инде бишенче тапкыр уздырыла.

Чарада Спас һәм Әлки районнарыннан 12-22 яшьлек 200ләп укучы һәм яшьләр катнашты. Катнашучыларның күбесе 12-14 яшьлекләр категориясендә чыгыш ясады. Ярыш нәтиҗәләре буенча алты номинациядә өчәр призлы урын һзм абсолют җиңүче билгеләнде. Абсолют җиңүче булып Иске Рәҗәп мәктәбеннән 14 яшьлек Адилә Сөләйманова табылды. Адиләгә планшет тапшырдылар.

Номинацияләрдә беренче урыннарны алучыларга исә смарт-сәгатьләр, икенче урын өчен – колонкалар, өченче урынны алучыларга термослар тапшырылды. Моннан тыш, барысына да Болгар музей-тыюлыгы исеменнән канцелярия җыелмалары тутырылган сумкалар бүләк иттеләр.

Чарада Спас районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Әхтәм Вәлиәхмәтов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин һәм Болгар музей-тыюлыгы директоры Рамил Җиһаншин катнашты. Мөхтәрәм кунаклар ярышларны ачтылар, ә соңыннан призерларны бүләкләүдә катнаштылар. 

ФОТО: БГИАМЗ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев