Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Иске Рәҗәптән Фәйзиевлар гаиләсе – конкурс җиңүчеләре

«Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» конкурсының муниципаль этабына Болгарда йомгак ясалды.

Иске Рәҗәптә яшәүче Фәйзиевлар гаиләсе «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗарәләр конкурсының муниципаль этабында җиңеп чыкты.

Гаилә жюри әгъзаларына һәм тамашачыларга үзләренең педагогик династиясе турында сөйләде. Ә ул аз да, күп тә түгел – 310 ел тәшкил итә! Гаилә бер мәктәптә укытса, укытучыларга урыннар җитмәс иде. Алар арасында тел белгече дә, биолог та, тарихчы да, башлангыч класслар укытучысы да бар.

Фәйзиевлар үз чыгышларында һөнәрләренә булган мәхәббәтен тулысынча ачып бирергә тырыштылар, гаиләнең казанышлары һәм уңышлары турында сөйләделәр, гаилә альбомындагы фотолар белән таныштырдылар.

Моннан тыш, һәр гаилә нинди дә булса милли ризык әзерләп килергә тиеш иде. Фәйзиевлар бу конкурста да сынатмадылар.

«Спас районында үрнәк гаиләләр шактый. Алар саны елдан-ел арта барыр, дип ышанам. Традицияләр, буыннар бәйләнеше турында беркайчан онытырга ярамый. Бу гаиләне ныгыта” – дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Людмила Рыбакова.

Тиздән Фәйзиевлар гаиләсе Спас районы данын конкурсның зона этабында якларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тарихта без эзлебез