Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ишегалларын үзгәрешләр көтә

Сишәмбе кичендә ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар, “Бердәм Россия” партиясе фракциясе әгъзалары күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән очраштылар.

Бу юлы “Бердәм Россия” партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар Камил Нугаев, Фоат Вәлиев, Александр Чубаров Пионер урамындагы 56, 58, 35нче һәм Гордеев урамындагы 20А йортларда яшәүчеләр белән очраштылар. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталья Казакова белән бергә алар “Бердәм Россия” партиясе тәкъдим иткән һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган “Безнең ишегалды” проектының асылы нидән гыйбарәт булуы турында сөйләделәр, бу уңайдан йортларда яшәүчеләрнең фикерләре белән уртаклашуын үтенделәр.
Сөйләшүләр һәм фикер алышулар барышында, әлеге йортларда яшәүчеләр подъездлар янында утыргычлар кую, балаларга уен мәйданчыгы ясау өчен урын кирәклеге, булган спорт мәйданчыгын өстәмә төзекләндерү, йортларга керә торган юлларны, тротуарларның бер өлешен тиешле тәртипкә китерү, йорт янындагы территорияләрдә чәчәкләр үстерү өчен туфрак алып кайту кирәклеге турындагы тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Боларның барысы да игътибарга алынды, беркетмәләргә кертелде һәм инде башка ишегалларының схемалары белән бергә проект эшләрен башкарып чыгу өчен республиканың Төзелеш һәм архитектура министрлыгына җибәреләчәк.
Киләсе елда бу йортларның ишегалларында билгеләнгән эшләр башланачак. Бу мәсьәләне “Бердәм Россия” партиясе даими контрольдә тотарга тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев