Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча район ведомоствоара комиссиянең киңәйтелгән утырышында инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе каралды.
Мәшгульлек үзәге директоры Гөлшат Хәсәнова хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта эшкә яраклы 464 инвалидның 116ы гына эшли.
Димәк, аларның24,7 проценты гына эш белән тәэмин ителгән, ә агымдагы елда аларның 37 процентын урнаштыру бурычы куелган иде, ә 2020 елда аларның 50 проценты эш белән тәэмин ителергә тиеш. Ел ахырына кадәр 59 кешене эшкә урнаштырырга кирәк.
Бу максат белән инвалидларны эшкә урнаштыру өчен төгәл чаралар планы һәм юл картасы расланды. Моннан тыш, комиссия бу юнәлештә эш бирүчеләр белән тыгыз элемтәдә торалар.
Сәламәтлеге чикле кешеләрне вакантлы урыннарга эшкә алуны стимуллаштыруның бер төре - ул эш урыннарына кватолар булдыру. Агымдагы елга районның ун предприятиесенә 20 эш урынына квота билгеләнде. Үзәк район хастаханәсендә, "Алексеевскдорстрой"җәмгыятендә шундый урыннарга кешеләр эшкә урнаштырылган.
Мәшгульлек үзәге белгечләре ивалидлар арасында эшләргә теләкләре һәм мөмкинлекләре булуы турында сорашу үткәргәннәр. Шуның нигезендә эшләргә теләге булучылар турында мәгълүматлар базасы булдырылган, эшләүчеләр реестры алып барыла. 2017 ел башыннан Мәшгульлек үзәге ярдәмендә 14 инвалид эшкә урнаштырылган һәм берәү икенче һөнәргә уку өчен җибәрелгән.
Инвалидларны эшкә алучы предприятиеләргә Мәшгульлек үзәге эш урыннары булдыру һәм махсус шартлар тудырган өчен 72 мең сум күләмендә чыгымнарны каплау өчен компенсация тәкъдим итә.
Фото http://tvoiakariera.ru
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев