Икегез дә пар килгәнсез, тигез гомер итегез
Татар Такталы авылында яшәүче Имаметдин ага белән Сәлимә апа Шәмсетдиновларның гаилә корып яши башлавына илле ел тулып килә.
Ходай аларны бер-берсенә тиң пар итеп яраткан. Икесе дә язмыш әзерләгән сынауларны балачак елларыннан ук күп кичергән. 1941 елның февраль урталарында дөньяга аваз салган Имаметдинга сугыш кырына чыгып киткән әтисен күрү бәхете бөтенләй насыйп булмаган. Аның истәлеккә дип төшкән берничә фоторәсеме генә сакланып калган. Әтиләрен өзелеп сагынганда, шул сүрәтне кулга алып әйләндерә-әйләндерә карауларын ул әле дә хәтерли.
Илдә сугыш барган ул авыр һәм катлаулы елларда бөтен эш-мәшәкать авылдагы хатын-кызлар, карт-карчыклар һәм балалар җилкәсенә төшкән. Имаметдинның әнисе дә иртәдән кичкә кадәр колхоз эшендә. Сугыш чоры законнары кырыс булган, кырда яки фермада эшләүчеләргә алдан ук билгеле бер күләмдә план җиткерелгән. Шуны тутырмый кара әле! Яхшы итеп эшләү өчен әйбәтләп ашарга кирәк. Сугыш вакытында ризыкның бөртегенә кадәр кадерле, кул тегермәнендә кача-поса тарттырылган бер куш уч бодайны бөтен гаиләгә җиткерергә тырышканнар. Күп булса, бер кашык, кашык ярым он тигәндер инде җан башына. Имаметдинны имезү өчен әнисе Мәгүзә кырдан җәяү кайта торган булган. Әле бит озак торырга да ярамый. Эшне зурга җибәреп, төрмәгә утыртып куярга да озак сорап тормаганнар. Сугыш елларында мондый хәлләр еш күзәтелгән.
Имаметдинның әнисе Мәгүзә апа бик сабыр, акыллы кеше иде. Без дә гаилә белән беркадәр вакыт аларда яшәп тордык, алар безгә ягып өйне җылытырга утын бирделәр, башкача да ярдәм итү җаен таптылар. Гомумән, сугыш вакытында кешеләр ярдәмчел, шәфкатьле булды, авырлыклар алдында беркайчан баш имәде. Хәзер генә ул гаиләләрдәге хәлне аңлап бетерә торган түгел, кайберәүләрнең үз балалары белән дә яшиселәре килми. Мәгүзә апа гел балалар өчен тырышты. Авыр хезмәттән аның аяклары йөрмәс хәлгә килде, тәмам хәлсезләнә башлады. Шул хәлгә җитсә дә, сыерын сатмады. Сыер белән бәрәңге саклап калды аларны сугыш вакытында. Яшьли тол калган Мәгүзә апаны тормышка сорап килүчеләр дә күп булды. Әмма ул малаена, ире Кыям абыйга тугры калды, беркемне дә үз итмәде.
Тормыш авырлыкларын кече яшьтән җигелеп тарткан Имаметдин үзенә гомерлек яр итеп авылның тырыш кызы Сәлимәне сайлый. Гаилә башлыгы башта үзе Чистайдагы совхоз-техникумның авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли торган бүлеген тәмамлый, Сәлимә башта Ключищедагы училищеда, аннары Лаештагы техникумда укып бухгалтер дипломы ала. Башта ул Куйбышев исемендәге совхозда рабочком рәисе булды, Татар Такталында балалар бакчасы ачылгач, аны шунда мөдир итеп куйдылар. Совхозда эшләгән Имаметдин бераздан авыл мәктәбендә балаларга белем бирә башлады. Өзлексез егерме биш еллар тирәсе укучыларга сызым, хезмәт дәресе укытты ул. Аның дәресләрен балалар һәрчак көтеп алдылар. Шунысын да әйтергә кирәк, Имаметдин аганы элекеге укучылары әле бүген дә онытып бетерми, телефоннан шалтыратып та хәлен сораштыралар, авылга кайткач та кермичә киткәннәре юк.
Ни кызганыч, балачакта күргән авырлыклар беркайчан эзсез югалмый. Имаметдин аганың да исәнлеге элекке еллардагыдай түгел инде. Ике тапкыр хәтәр инсульт кичерде. Табиблар сакланырга кушкан, шуңа күрә күбрәк вакыты өйдә үтә аның. Сәлимә апа белән ике малай һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Өчесе дә укып диплом алдылар, сайлаган белгечлек буенча эшлиләр. Олы улы Шамил белән кызы Раилә Казанда яши. Уртанчы улы Фаил авылда төпләнеп калды. Гаилә корып үз йорты белән яши. Көнгә берничә мәртәбә әти-әнисенең хәлен белешеп китә. Сәлимә апа белән Имаметдин ага кияү-киленнәреннән бик канәгать, аеруча оныкларының дәү әни, дәү әти, дип эндәшкәннәрен яраталар. Олы яшьтәге кеше өчен оныклар – үзе бер байлык ул! Рамина, Самир, Данир, Илмир, Рифат, Ришат – Шәмсетдиновлар нәселен дәвам итүчеләр.
Берзаман авылның тау башына су үткәрә алмый азапландылар. Имаметдин ага күршедәге Әлки районының Салман авылыннан зур трактор алып кайттып, бу проблеманы хәл итү юлын тапты. Хатын-кызлар чиләк белән судагы комны казып торды, ул исә алар артыннан торбаны сала барды. Әнә шулай итеп тау башын сулы итте. Моның өчен әле дә булса рәхмәт укыйлар.
Имаметдин ага белән Сәлимә апа Шәмсетдиновларны ихластан туган көннәре белән котлыйбыз һәм аларга корычтай саулык телибез. Ходай сезгә озын гомер бирсен, балалар, оныклар бәхетен күреп куанырга язсын иде.
Җәүһәрия Җиһаншина,
Индүсә Шәмсиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев