Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Икеайлык башланды

Район башкарма комитеты агымдагы елның 1 апреленнән 31 маена кадәр торак пунктларны чистарту буенча икеайлык башлануы турында карар кабул итте.

Эшләргә юнәлеш бирү өчен оператив штаб оештырылды, аңа район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин җитәкчелек итә. Шулай ук шәһәр һәм авыллар территориясен чистарту буенча чаралар планы эшләнде. Бу план нигезендә су буендагы саклагыч зоналарны, пляжларны, скверларны, паркларны, балалар мәйданчыкларын, кешеләр ял итә торган урыннарны, юл кырыйларын, шәхси йорт буйларын һәм башка урыннарны тәртипкә китерү күздә тотыла. Һәйкәлләрне ремонтлау, зиратларны чистарту һәм тәртипкә китерү, законсыз чүп-чар түгү урыннарын бетерүгә аерым игътибар биреләчәк.
Бу чорда даими рәвештә шимбә өмәләре уздырылачак, ә анда катнашу - һәр кешенең бурычы. Безнең уртак йортыбыз, шәһәр һәм авылларыбыз чиста һәм пөхтә булсын өчен без үзебез тырышырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев