Ике тапкыр прививка ясату коронавируска каршы иммунитет барлыкка китерә
Вакцина составында коронавирус юк, шуңа күрә прививка ясатканнан COVID-19 белән чирләп китү куркынычы янамый.
Татарстанда COVID-19 коронавирусына каршы вакцинаны теләге булган бөтен кеше ясата ала. Бүгенге көнгә инде 50 меңнән артык кеше прививка ясаткан. Иммунитет формалашсын өчен аны ике тапкыр ясатырга кирәк, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.
Шул чакта иммунитет озак вакытка формалаша. Икенче тапкыр вакцина 21 көннән соң ясала.
Белгечләр аңлатуынча, вакцина кешедә була торган аденовирусның рекомбинант кисәкчәләреннән гыйбарәт. Аның составындагы S-аксым протеины коронавирус тышчасында да бар. Менә шуңа карата иммунитет барлыкка килә дә инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев