Җиңүчеләрне бүләкләделәр
Полянка урта мәктәбенең Танкеевка авылындагы филиалында узган соңгы кыңгырау бәйрәмендә “Спас” дәүләт табигать заказнигы вәкилләре “Парклар маршы – 2019” халыкара табигатьне саклау акциясендә җиңгән укучыларга бүләкләр тапшырдылар.
Анастасия Жаринова, Мәрьям Ямалетдинова, Кристина Нурмөҗәнтимова, Регина Мурзукова. Наталья Юзеева Татарстан Республикасы биологик ресурслар буенча Дәүләт комитетының Рәхмәт хатына лаек булды. Әлеге мәктәп укучылары күп еллар дәвамында үзләренең остазлары белән бергә заказник белән хезмәттәшлек итәләр һәм табигатьне саклауда нәтиҗәле эш алып баралар.
Укучыларга экологик белем бирүдә ирешкән уңышлары өчен филиал директорының укыту эшләре буенча директор урынбасары Николай Краснов Мактау грамотасына лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев