“Ибн Фадлан” фильмын төшерү ахырына якынлаша
Картина Әхмәд Ибн Фадлан җитәкчелегендә Багдад хәлифәтенең Болгарга сәяхәте турында сөйли.
Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Татарстанда Багдад хәлифәтенең Әхмәд Ибн Фадлан җитәкчелегендә Идел Болгарына сәяхәт итүе турында фильм төшерелә. Хәзерге вакытта фильм тиздән әзер булачагы турында хәбәр иттеләр.
Фильм Казанның «Хозур ТВ» телекомпаниясе тарафыннан Әхмәд Ибн Фадланның сәяхәтнамәләре нигезендә төшерелә. Нәкъ шушы язмалар ярдәмендә ата-бабаларыбызның тормыш-көнкүреше турында тулырак мәгълүмат алынды.
Әхмәд Ибн Фадлан ролен Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Зөлфәт Закиров башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев