Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Иҗатның чикләре юк

Районда ветераннар оешмасы барлыкка килүенә 30 ел тулуга багышлап ветераннар (пенсионерлар) арасында театр коллективлары смотр-конкурсы башланып китте.

Татьяна Бурумова,
җирле ветераннар (пенсионерлар) җәмәгать оешмасы рәисе.
Конкурсның төп максаты - өлкән яшьтәге кешеләрне үзешчән иҗатка җәлеп итү, эстетик зәвыкне камилләштерү, талантлы яңа коллективларны халык арасында таныту һәм аларга ярдәм итү.
Конкурсны район Мәдәният йорты ярдәме белән җирле ветераннар (пенсионерлар) җәмәгать оешмасы уздыра.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм ветераннарның җирле җәмәгать оешмасы вәкилләреннән торган дәрәҗәле жюри инде ике башлангыч ветеран оешмасының театр коллективлары иҗатын бәяләп өлгерде. Мәсәлән, Антоновка үзешчәннәре шушы авыл кешесе, тыл хезмәтчәне, күп балалы ана, Бөек Ватан сугышы ветераны тол хатыны Мария Петровна Ануфриева турында "На антоновской завалинке" дигән спектакль әзерләгәннәр. Спектакльнең сюжеты бу өлкән яшьтәге апаның тормышы, аның хатирәләре, шатлык-кайгылары, хисләренә нигезләнеп төзелгән. Инде туксан яшьнең аргы ягына чыккан Мария Петровна фикеренчә, озак яшәүнең сере бик гади. Тормышны яратырга, армый-талмый җирдә эшләргә, һәр эшкә җаваплы карарга гына кирәк. Спектакльнең режиссеры, педагогия хезмәте ветераны Татьяна Степановна Королева ярдәме белән Антоновка артистлары моны үз чыгышларында күрсәтеп бирергә тырыштылар.
- Спектакльне чын мәгънәсендә мәдәният һәм сәнгатьнең җәүһәре дияргә була. Декорацияләр, музыка бизәлеше, үзешчән артистларның барлык хисен биреп уйнаулары смотр-конкурсның барлык таләпләренә туры килерлек. Иң мөһиме - ветераннар һәм башка тамашачылар спектакльдә авыл, районның гына түгел, бөтен илдәге шушы чор хатын-кызларының язмышы турында искә төшерделәр. Спектакль ахырында залда утырган Мария Петровна Ануфриева үзенең яшьлек чоры җырын башкарды.
Ә Аграмак ветераннары исә жюри игътибарына авылда кич утыруларның ничек булуын сурәтләп күрсәттеләр. Үзешчән артистлар бу спектакльне авылдашлары хатирәләренә, җирле архив материалларына нигезләнеп әзерләгәннәр.
Жюри әгъзалары ветеран оешмаларының театр коллективлары чыгышы белән канәгать калды. Ә смотр-конкурс яңа артистларны һәм театр коллективларын көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев