«Яңа тормыш» редакциясендә татарча китаплар сатып алырга мөмкин
Редакция Болгар шәһәре, Хирург Шеронов урамы, 23А йорт адресы буенча урнашкан.
Редакциябезгә популяр язучыларның соңгы араларда чыккан яңа китаплары, әдәби журналлар еш кайтарылып тора. Аларны сатып алырга һәм укырга киңәш итәбез. Тормыштан алынган вакыйгалар, гыйбрәтле хәлләр, кеше язмышлары, көтмәгәндә килә торган кайгы-шатлык – кыскасы, алып укыгыз, үкенмәссез!
Рәдиф СӘГЪДИ «БЕР ГАИЛӘ СУРӘТЕ»
Узган гасырның 90нчы елларында ук детектив жанрына хас әсәрләр язып танылу алган язучы Рәдиф Сәгъди бу китапка кергән повестьларында да геройларның эш-хәрәкәтләрен, җинаятьчеләрнең кеше акылына сыйдыра алмаслык вәхшилеген, явызлыгын, кансызлыгын тирән психологик кичерешләр аша, мавыктыргыч сюжетка корып тасвирлый. 18+
Рәфкать ШАҺИЕВ «ЭЛЕККЕЧӘ ТҮГЕЛ БЕЗ ХӘЗЕР»
Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы һәм әдәбият галиме Рәфкать Шаһиевның бу повестында катлаулы тормыш юлы үткән, бөтен авырлыкларны да Коръәннең илаһи көченә булган бөек ышанычы ярдәмендә җиңеп чыга алган, туган иленнән читкә китеп тә гади, тырыш һәм эшчән татар хатыны булып калган Гайшә ханымның гыйбрәтле язмышы тасвирлана.
Нәзифә КӘРИМОВА «ИЗГЕ АТ»
Мәскәү шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы Нәзифә Кәримованың бу китабына кергән повесть һәм хикәяләрендә узган гасырның илленче елларындагы татар авылының тере образы гәүдәләнә.
Язучы гади авыл кешеләренең холык-характерларын, тормыш-көнкүрештәге вакыйгаларны гаҗәеп осталык белән тасвирлап, укучысын хатирәләр яктысында милли яшәеш фәлсәфәсе турында уйланырга чакыра.
Безнең адрес: Болгар шәһәре, Хирург Шеронов урамы, 23А йорт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев