Иң яхшыларны хөрмәтләделәр
Район хакимиятенең актлар залында уза торган атналык киңәшмә барышында олимпиадаларда югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларны һәм аларны әзерләгән педагогларны зурлап билгеләп үттеләр.
Фән олимпиадалары җиңүчеләрен һәм призерларны район мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин сәламләде. Татарстанда белем бирүнең сыйфатын билгеләгәндә, укучыларның олимпиадаларда ничек катнашуы да исәпкә алына, диде ул. Бу исә райондагы мәктәпләрнең рейтингын төзегәндә дә төп шарт булып тора. Сүз дә юк, яхшы сыйфатлы белем бирү өчен күп тырышырга кирәк.
– Сез – районыбыз горурлыгы. Моны ирешкән казанышларыгыз да ачык раслый. Киләчәктә тагын да зуррак җиңүләргә һәм казанышларга ирешә алачагыгызга нык ышанабыз, алда сезне яңадан-яңа ачышлар көтә, – диде Александр Николаевич.
Александр Ермилин җиңүчеләрне әзерләгән педагоглар һәм тырыш, лаеклы балалар тәрбияләп үстергән, мәктәп һәм шәһәр тормышында актив катнашучы әти-әниләргә ихластан рәхмәтен белдерде.
Район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов укучыларга һәм педагогларга Рәхмәт хатлары һәм акчалата сертификатлар тапшырды.
Болгардагы 2нче мәктәпнең технология укытучысы Ольга Выжленкова:
– Район тарихында әле беренче тапкыр укучылар Бөтенроссия олимпиадасының ахыргы этабында әнә шундый югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Технология буенча фән олимпиадасы – бик катлаулы. Аның беренче өлешендә укучылар теорияне тапшыра, икенчесендә – практика, өченчесендә өй эшен үтиләр. Кагыйдә буларак, бу ел дәвамында әзерләнә торган нинди дә булса проект булырга мөмкин. Без киемнәрнең коллекциясен тегәргә тырышабыз Ни өчен? Кызлар колачлы мондый проект өстендә эшләгәндә, күп нәрсәләргә өйрәнәләр, белем туплыйлар. Бер кием тегүгә караганда, унны тегү файдалырак. Бу исә олимпиада этапларын узганда ярдәм итә.
Быел игътибарга лаек булырдай эшләребез күп булды. Мәсәлән, Анна Беляеваның коллекциясе космос темасына багышланды. Быел кыз мәктәпне тәмамлады. Олимпиада дипломы алган Аня Россиядәге иң абруйлы саналган уку йортларының берсе – Санкт-Петербургтагы дәүләт промышленность технологияләре һәм дизайн университетына керергә җыена. Ул бюджет бүлегенә керү хокукына да ия әле. Ә менә Софья Федорова 18 гасырдагы ир-атлар костюмын бик яратып тегә. Ул вакытта ирләр костюмы бик матур булган. Софья әле тагын хатын-кызлар костюмнары тегеп тә күпләрне шаккаттырды. Ул аларны оста итеп бизи дә белә. Кыскасы, бик тырыш кыз. Мин һәрчак үз укучыларым белән горурландым. Хәзер яңа проектлар өстендә эшли башладык.
Безнең җиңүчеләр:
Физикадан «Олимпка ил-тә торган юл» республика олимпиадасының ахыргы туры призеры Софья Березкина (хат һәм 3000 сумга сертификат),
Физикадан «Олимпка ил-тә торган юл» республика олимпиадасының ахыргы туры призеры Елена Дмитриева (хат һәм 3000 сумга сертификат),
Призерларны әзерләгән укытучы Лада Сусарина (хат һәм 20000 сумга сертификат),
Технология буенча республика олимпиадасы җиңүчесе Полина Никифорова (хат һәм 8000 сумга сертификат),
Технология буенча Бөтен-россия олимпиадасының төбәк җиңүчесе Анна Беляева (хат һәм 10000 сумга сертификат),
Технология буенча Бөтен-россия олимпиадасының төбәк җиңүчесе Ирина Берендеева (хат һәм 10000 сумга сертификат),
Технология буенча Бөтен-россия олимпиадасының төбәк призеры Софья Федорова (хат һәм 5000 сумга сертификат),
Җиңүчеләр һәм призерларны әзерләгән укытучы Ольга Выжленкова (хат һәм 73000) сумга сертификат),
Әдәбият буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы призеры Дарья Никифорова (хат һәм 5000 сумга сертификат),
Призерны әзерләгән укытучы Наталья Мөхетдинова (хат һәм 15000 сумга сертификат).
Йөз баллга!
Шәһәрдәге икенче урта мәктәпне тәмамлаган Дарья Никифорова әдәбияттан БДИны йөз баллга тапшырган!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев