Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Иң газиз як – туган як”

Узган ял көннәрендә Красная Слободада уздырылган Авыл көне әнә шулай дип аталды.

Бәйрәмгә Яшел Үзән, Яр Чаллы, Ульяновск һәм Самара өлкәләреннән күп кунаклар кайтты. Бәйрәм тамашаларын алып баручылар иң әүвәл беренче класс укучыларын, аннары мәктәпне тәмамлаучылар һәм армия сафларында хезмәт итүчеләрне, шулай ук армиядән кыска вакытлы ялга кайтучыларны зурлап билгеләп үттеләр. Август аенда авылда Андрей белән Юлия Артемьеваларның яңа гаиләсе төзелде, аларны зур тормыш тәҗрибәсе туплаган гаилә парлары котларга килде. Мәсәлән, Николай һәм Ирина Скотниковаларның бергә яши башлауларына быел утыз ел тулды, Константин белән Тамара Захаровалар, Николай белән Татьяна Ляплиннар утыз биш ел бергә яши. Анатолий белән Лидия Абрамоваларның да олы тормыш юлыннан бергә атлауларына кырык биш ел тулган. Ә менә Вадим белән Евдокия Рогожиннар алтмыш елдан артык тату гомер кичерә!
Авыл үзенең осталары белән дә дан тота. Аларның эше белән һәркем кызыксынып таныша алды. Җирле рәссам Владимир Галәветдинов, кул эшләре осталары Әлфия Галәветдинова, Надежда Исанчева, Галина Гущина, Склеренколар гаиләсе балаларының эшләре бәйрәм кунакларында зур соклану тудырды.
Җирле үзешчән артистлар Әлфия Мостафина, Валентина Гыйниятуллина, Валентина Галәветдинова, Вера Костюнина, Татьяна Мокрова, Любовь Феоктистова, Красный Вал авылыннан килгән "Девчата" ансамбле чыгышларын көчле алкышларга күмделәр. Шәһәрдән килгән Василий белән Любовь Кощеевлар Красная Слобода авылы турында үзләре иҗат иткән җырны башкардылар. Әлбәттә инде, Авыл көнен уздыруда ярдәм итүче Александр Мамоновка да сәхнәдән рәхмәт әйттеләр. Соңыннан дискотека булды.
Фото: http://lenina056.ru/news/prazdnik-den-sela/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев