Яңалыклар
Хуҗалыкларда печән чабалар
Көннәрнең яңгырлы торуына карамастан, хуҗалыкларда әйбәт темплар белән терлек азыгы әзерләүгә керештеләр.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, күпьеллык үлән мәйданнары 5400 гектар тәшкил итә. Шуның 300 гектарга якыны печәнгә, 580 гектары сенажга, 500 дән артык гектары яшел азык максатында куллану өчен чаптырылган. Җәмәгать терлекләре өчен 250...
Көннәрнең яңгырлы торуына карамастан, хуҗалыкларда әйбәт темплар белән терлек азыгы әзерләүгә керештеләр.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, күпьеллык үлән мәйданнары 5400 гектар тәшкил итә. Шуның 300 гектарга якыны печәнгә, 580 гектары сенажга, 500 дән артык гектары яшел азык максатында куллану өчен чаптырылган. Җәмәгать терлекләре өчен 250 тоннадан артык печән әзерләнгән. "ВЗП "Болгар", "Авангард" җәмгыятьләре кебек эре хуҗалыкларда 330 тоннадан артык сенаж салынган.
Район хуҗалыкларында уҗымнарны минераль ашламалар белән тукландыру, тырмалау кебек эшләр дәвам итә, механизаторлар мул уңыш үстереп алу өчен башка мөһим агрочараларны да башкаралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев