Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Хәлне тикшереп торачаклар

Безнең район территориясендә хәзерге вакытта саранчаның таралу куркыны юк - ТР "Россельхозцентр"ның район бүлеге белгечләре тикшергәннән соң шундый карарга килделәр.

Беренче чиратта бу корткычларның иң күп тарала торган урыннары: күпьеллык үлән чәчүлекләре, көтүлекләр һәм башка мәйданнар тикшерелде. Бигрәк тә шактый ташландык җирләре булган Ульяновск өлкәсе белән чиктәш территорияләргә зур игътибар бирелде. Безнең өчен саранча куркыныч тудырмаса да, бөтен кыр сезоны дәвамында хәл ныклы контроль астында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: саранчаның “Россельхозцентр”,