Иске Рәҗәп авыл җирлеге башлыгы Нугаев Мансур Әсгат улы "Татарстан республикасында җирле үзидарә үсешенә керткән хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде.
Аның озак еллык нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге үсешенә керткән хезмәте шулай югары бәяләнде.
Сидорова Надежда Хәсиятулловна, Антоновка авыл җирлеге китапханә мөдире, Давыдов Виктор Иванович, район Мәдәният йорты...
Иске Рәҗәп авыл җирлеге башлыгы Нугаев Мансур Әсгат улы "Татарстан республикасында җирле үзидарә үсешенә керткән хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде.
Аның озак еллык нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге үсешенә керткән хезмәте шулай югары бәяләнде.
Сидорова Надежда Хәсиятулловна, Антоновка авыл җирлеге китапханә мөдире, Давыдов Виктор Иванович, район Мәдәният йорты шоферы "Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII җәйге Универсиада" истәлек медаленә Россия Федерациясе Грамоталары белән бүләкләнделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Монахов Владимир Павлович, "Зубр" ҖЧҖ директоры - Спас районы социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен; Насыйбуллина Миләүшә Гөлгәрәй кызы, Урта Йорткүл авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре - җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткән өчен.
Озак еллык намуслы хезмәте һәм сезонлы кыр эшләре башкарганда югары хезмәт күрсәткечләренә ирешүе өчен "Болгар Арыш" җәмгыяте механизаторы Хәйруллин Раил Равил улына Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты Рәхмәте белдерелде.
ТР җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыруга һәм аны камилләштерүгә керткән хезмәтләре өчен Кузнечиха авыл җирлеге башлыгы Ибраһимов Радик Равил улы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Мактау грамотасы; Ямбакты авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Яруллина Рамилә Әнвәр кызы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
Андронова Любовь Алексеевна, Спас муниципаль район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе;
Әхмәтҗанов Газизулла Нурулла улы, район Мәшгульлек үзәге директоры.
Аларның озак еллык нәтиҗәле хезмәте һәм район үсешенә керткән өлеше шулай югары бәяләнде.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев