Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Халык бәйрәмгә җыелды

Сайлау көнне шәһәр үзәк мәйданында Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Күпчелек Азия илләрендә Нәүрүз "яңа көн" не аңлата. Кышлар үтеп, табигать уяна башлагач, көннәрнең төн белән тигезләшкән мәлендә, Нәүрүз бәйрәмен үткәргәннәр. Ә менә астрономик календарь буенча Әфганстан һәм Иран илләрендә бу көн яңа ел башлануны аңлата. Нәүрүз табигать белән бердәмлек бәйрәме.
Бәйрәмгә Казаннан килгән "Зәкәрия" фольклор-инструменталь коллективы җитәкчесе мәйданга җыелган халыкка шул хакта сөйләде. Алар гармунда уйнап, төрле телләрдә җырлар җырладылар һәм балалар катнашында кызыклы уеннар оештырдылар, җиңүчеләргә татлы бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук район тамашачылары хөрмәтен яулаган "Любо" казаклар ансамбле, Рамилә Исхакова һәм башкаларның чыгышлары ямь өстенә ямь өстәде.
Бәйрәмгә җыелган халыкны коймак, кайнар чәй, пылау белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев