Гореф-гадәтләрне ныгытып
Нурлат шәһәрендә үткән XII Бөтенроссия “Уяв” чуаш мәдәнияты фестивалендә Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Валериан Киргизин, үзешчән сәнгатьтә катнашучы Николай Сафонов, Ольга Якличева, “Сеспель” фольклор ансамбле, “Мерчен” бию коллективы дипломнарга лаек булдылар.
Декоратив-гамәли сәнгать осталары ясаган әйберләр ярминкәсе, милли ризыклар һәм традицион эчемлекләр конкурслары, туй йоласы фрагментлары, чуаш халкының өйдәге этник көнкүреш әйберләре бәйрәмгә үзенчә бер ямь өстәде. Районыбызның үзешчәннәре башкарган җырлар һәм биюләрне яратып кабул иттеләр. Валериан Николаевич фестивальдә үз эшләре күргәзмәсен тәкъдим итте.
Фестивальдә Самара өлкәсе, Башкортстан, Чуашстаннан һәм Татарстаннан, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән килгән иҗат коллективлары катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев