Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Гомер бер тапкыр гына бирелә”

Әнә шундый исем астында "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре санаторий мәктәп-интернат мәктәбенең урта класс укучылары өчен әңгәмә оештырдылар. Бу чара "Наркотикларсыз тормыш" дигән республика акциясе кысаларында оештырылды. Аның максаты - яшүсмерләр арасында наркотикларга карата тискәре караш тәрбияләү. Әңгәмә, төрле күнегүләр һәм уеннар барышында укучыларга наркотикларның зыяны, аларның организмга...

Әнә шундый исем астында "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре санаторий мәктәп-интернат мәктәбенең урта класс укучылары өчен әңгәмә оештырдылар.
Бу чара "Наркотикларсыз тормыш" дигән республика акциясе кысаларында оештырылды. Аның максаты - яшүсмерләр арасында наркотикларга карата тискәре караш тәрбияләү. Әңгәмә, төрле күнегүләр һәм уеннар барышында укучыларга наркотикларның зыяны, аларның организмга начар йогынтысы турында мәгълүмат бирелде.
"Рассвет"ка килүчеләр өчен шулай ук "Бөтен дөнья белән куркыныч афәткә каршы" дигән күргәзмә оештырылган. Ә волонтерлар һәм үзәк каршындагы "Калейдоскоп" клубына йөрүче балалар "Балаларыбызны саклыйк" дигән буклетлар ясаган.
Революция идеалларына тугрылык
КПРФның җирле бүлеге активистлары Бөек Октябрь социалистик революциясенең 97 еллыгы уңаеннан митинг оештырдылар.
Митингка килүчеләрне Виктор Владимиров, Нина Борюшкина, Мәмдүдә Бикбулатова, Виктор Севастьянов, Владимир Дмитириев һәм башкалар сәламләде. Ленин һәм революционерлар һәйкәленә веноклар куелды.
Укыйлар, дәваланалар, ял да итәләр
Аз керемле гаиләдән тугыз бала бүгенге көндә "Кооператор" санаториясендә (Йошкар-Ола) ял итә.
Егерме дүрт көн дәвамында балалар тиешле дәвалау курсы үтәчәк, шулай ук укуларын да дәвам итәчәкләр. Санаторий-курортка льготалы юлламалар Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан бирелгән, ә ике якка да автобус белән бару һәм кайтуны кабул итүче як оештырган. Ә ата-аналар тиешле документларны җыеп, оештыру мәсьәләсен хәл итүче "Рассвет" үзәгенә генә тапшырганнар.
Ә 16 ноябрьдә Чистайның "Раздолье" дәвалау-сәламәтләндерү комплексында ял итү өчен аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән төркем оештыру төгәлләнәчәк. Шулай ук кышкы каникулда түләүсез ял итү өчен дә гаризалар кабул ителә. Белешмәләр өчен Социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев