Германиядә тәҗрибә уртаклаштылар
Музей-тыюлык тәҗрибәсе белән Германиядә таныштырдылар.
Мәдәни мирасны саклау өлкәсендә волонтер проектлары координаторларының ел саен уздырыла торган очрашуында “Бөтендөнья Болгар мирасы волонтерлары” проектын тәкъдим иттеләр. Бу очрашу Германиянең Веймар шәһәрендә үтте.
Проект белән Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре, ЮНЕСКОның Болгардагы халыкара волонтерлар лагеры координаторы Нәргизә Айтуганова таныштырды. Ул 2017 һәм 2018 елларда “Болгарның Бөтендөнья мирасы волонтерлары” проекты волонтерлар сменасын уздыруның нәтиҗәләре турында сөйләде.
Чарада дөньяның 17 иленнән 40тан артык белгеч катнашты. Волонтерлар очрашуын коммерциянеке булмаган “Европа мирасы волонтерлары” оешмасы (Германия) оештырды.
Чараның максаты – мәдәни мирас объектларын, шул исәптән ЮНЕСКО инициативасы кысаларында Бөтендөнья мирас объектларын саклау буенча эш тәҗрибәсен уртаклашу һәм волонтер программаларын оештыру буенча алдынгы ысулларны күрсәтүдән гыйбарәт булды. Әлеге өлкәдәге иң яхшы проектлар, шул исәптән “Болгар Бөтендөнья мирасы волонтерлары” проекты мәдәни мирасны саклау, реставрацияләү, файдалану һәм популярлаштыру буенча махсус оештырылган “Denkmal” күргәзмәсендә дә күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев