Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Газетага язылырга онытмагыз!

Район башлыгы Камил Нугаев "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасына язылу буенча үзе үрнәк күрсәтте. Ул биргән акчага шәһәрдә яшәүче дүрт хезмәт ветеранын киләсе елның беренче яртыеллыгына газетага яздырдылар. Бу хәл инде традициягә кереп бара дисәң дә була, чөнки соңгы язылу кампанияләре барышында район башлыгы үз акчасына берничә өлкән яшьтәге кешене...

Район башлыгы Камил Нугаев "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасына язылу буенча үзе үрнәк күрсәтте.
Ул биргән акчага шәһәрдә яшәүче дүрт хезмәт ветеранын киләсе елның беренче яртыеллыгына газетага яздырдылар. Бу хәл инде традициягә кереп бара дисәң дә була, чөнки соңгы язылу кампанияләре барышында район башлыгы үз акчасына берничә өлкән яшьтәге кешене район газетасына яздыруны үзенең бурычы дип саный.
Исегезгә төшерәбез, язылу ункөнлеге әле дәвам итә, аның барышында кайбер басмаларга льготалы бәяләр буенча язылырга мөмкин. Безнең "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасын укучыларның күбесе бу мөмкинлектән инде файдаланып та өлгерде. Декада барышында газетага почта аша язылу бәясе 525 сум 72 тиен, альтернатив рәвештә язылган очракта газета өчен 380 сум түләргә кирәк. Тик бу очракта аны үзегезгә редакциядән яки 2нче мәктәп һәм техникум каршында эшләгән альтернатив пунктлардан килеп алырга кирәк булачак.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, льготалы язылу ункөнлеге 23 октябрьдә тәмамлана, аннан соң газетага 600 һәм 420 сумга язылырга мөмкин булачак. Шуңа күрә гаилә бюджетына азмы-күпме экономия ясап, газетага льготалы бәядән язылып калырга ашыгыгыз.
Фото: http://tomsk-novosti.ru/pochta-rossii-obyavlyaet-start-dosrochnoj-podpiski-po-tsenam-proshlogo-goda/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев