Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Гаилә бәхетенең сере бармы?

Бөек Ватан сугышы еллары авырлыкларын күргән кешеләр тормышка бөтенләй башкача карый.

Болгардагы иңгә-иң куеп инде алтмыш ел бергә яшәүче Никитиннар гаиләсе дә нәкъ шундыйлардан. Гаиләдәге татулыкның сере нәрсәдә соң?

Ирина Телицына

Иван Александрович белән Галина Андреевнаның уртак яклары бик күп. Ил өстенә кара кайгы килгән көннәрдә икесе дә бала гына булган. Шуңа карамастан, авыр сугыш елларын, кичергән ачлык һәм мохтаҗлыкны бик яхшы хәтерлиләр. Шуңа күрә Иван Александрович белән Галина Андреевнаның күңел түренннән чыккан иң зур теләге “Сугыш кына булмасын...”. Ә тормыш авырлыкларының теләсә кайсын ерып чыгарга була.

Никитиннар алтмышынчы еллар башында өйләнешкәннәр. Бу вакытта Иван Александрович инде Германиядә штаб писаре булып өч ел хезмәт итеп кайта, аннары механизация мәктәбендә укып, машина йөртүче таныклыгын ала. Галина Андреевна исә Казандагы төзелеш техникумын тәмамлый. Никитиннарның икесенең дә хезмәт юлы безнең район белән аерылгысыз бәйле. Галина Андреевна төрле елларда 129нчы ПМКда мастер, инженер, участок җитәкчесе булып эшләгән, шәһәрдәге социаль-көнкүреш объектларының барысы да диярлек, шул исәптән санаторий интернат-мәктәп, элеккеге ит комбинаты, сыра заводы, “Балалар дөньясы”, КБО һәм шактый башка биналар аның катнашында төзелгән. Аннары ул шәһәр мәктәпләренең берсендә өлкән класс укучыларына төзелеш эше буенча белем бирә башлый, авыл хуҗалыгы һөм азык-төлек идарәсендә өлкән инженер булып эшли. Иван Александрович укуын тәмамлагач ук шәһәр автотранспорт предприятиесенә йөк машинасы шоферы булып урнаша.
- Элек юллар бер дә хәзерге кебек яхшы түгел иде, – дип искә ала ул. – Чистайга яки Чардаклыга командировкага барып кайту өчен дә тәүлектән артык вакыт кирәк иде, ә кышын юлга чыкканда бульдозер озатып йөрде...

Соңрак Иван Александрович автобус йөртүче булып күчә һәм утыз елдан артык пассажирлар ташый. Районны аркылыдан – буйга йөреп чыга, еш кына республиканың башка төбәкләренә, күрше районнарга да йөрергә туры килә. Шунысын да әйтергә кирәк, яше шактый булса да, әле бүген дә машина руле артында үзе йөри. 

Үз эшләрен намус белән башкарган Никитиннар гаиләсенең тырыш хезмәтләре өчен алган бүләкләре дә шактый. Икесе дә хезмәт ветераннары, эшләү дәверендә фидакарь хезмәтләре өчен район Мактау тактасына кертелгәннәр. Эштән тыш, уллары Владимир белән Сергейга тиешле игътибарны биргәннәр. Балалары мәктәпне тәмамлаганнан соң һөнәр алганнар, гаилә корганнар, Галина Андреевна белән Иван Александровичка оныклар һәм оныкчыклар бүләк иткәннәр. Никитиннар бакча үстергәннәр, тавык-үрдәген дә асраганнар. Шулай итеп, һәр яклап өлгерергә тырышканнар. Эш-мәшәкать арасында ял итә дә белгәннәр. Юлламалар буенча Мәскәүдә, Балтыйк буе шәһәрләрендә, төрле санаторийларда булып кайтканнар.

- Тулы канлы тормыш белән яшәдек, - дип искә ала Галина Андреевна. – Вак-төяк аркасында әрепләшеп тормадык, киресенчә, бер-беребезгә һәрвакыт юл бирергә, һәр эштә ярдәм итәргә тырыштык. Минемчә, тормыш авырлыкларының вакытлыча гына булуы турында онытмаска кирәк...

Чынлап та, бер-береңне яратып, хөрмәт итеп яшәү, вакытында дәшми кала, парыңа юл бирә белү – бәхетле гаилә тормышының төп серләре шулдыр. Яшь чакта булган мөнәсәбәтләр ир белән хатын сиксәннең аргы ягына чыккач та элеккечә калган. Ә бу нык һәм тату гаиләнең нигезе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев