Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фильмнар уйланырга мәҗбүр итә

Террорчылык һәм экстермизмны кисәтү буенча республика максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында, "Октябрь" кинотеатрында шәһәр мәктәбе укучылары һәм тармак технологияләре техникумы студентлары өчен тематик фильмнар карау оештырылды. Укучылар игътибарына "Чужая мать" нәфис фильмы һәм "Толерантность, или откровенно о духовном" документаль фильмнары тәкъдим ителде. Аларның эчтәлеге әхлакый кыйммәтләр, төрле милләтләрнең тату яшәргә...

Террорчылык һәм экстермизмны кисәтү буенча республика максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында, "Октябрь" кинотеатрында шәһәр мәктәбе укучылары һәм тармак технологияләре техникумы студентлары өчен тематик фильмнар карау оештырылды.
Укучылар игътибарына "Чужая мать" нәфис фильмы һәм "Толерантность, или откровенно о духовном" документаль фильмнары тәкъдим ителде. Аларның эчтәлеге әхлакый кыйммәтләр, төрле милләтләрнең тату яшәргә кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр итә. Сеанс башланыр алдыннан укучылар өчен бу темага санаторий интернат-мәктәбе укучылары тарафыннан хәзерләнгән сәхнә әсәре күрсәтелде, аннары барысы да киновикторинада катнашты, җиңүчеләргә татлы призлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев