Яңалыклар
Этләр дә конкурста катнаша
Этләр конкурста катнаша"Идел язы-2018" регионара күргәзмәдә безнең районнан берничә кеше үзләренең этләре белән катнаштылар.
Узыш этләре арасында Геннадий Маслов һәм Нариман Мортазин этләре беренче һәм икенче урыннарны алды, ә "Иң югары нәтиҗәләргә ирешкән -иң яхшы эт"исеменә Евгений Палагинның лайка токымлы эте лаек булды. Билгеле бер стандартлар буенча, этләрнең токымына һәм башка күп кенә сыйфатларына карап бәяләр куелды, шулай ук гомуми нәтиҗәләрне санаганда нәселе язылган документлар да исәпкә алынды.
Ульяновск шәһәрендә уздырылган бу чарага Россиянең бик күп төбәкләреннән иң яхшы эт асраучылар җыелган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев