Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Эссе, дип торып булмый...

Екатериновкадагы Айсылу Мөхәммәтова крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары печән әзерләүне тәмамлап киләләр. Басуларда эш соңгы гектарларда алып барыла, дияргә дә була.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

Хуҗалыкта күпьеллык үлән мәйданы зур түгел – якынча 45 гектар гына тәшкил итә. Әмма шуның кадәресен дә тиз генә җыеп алу өчен шактый вакыт кирәк.

Узган еллар белән чагыштырганда, июнь аеның гадәттәгегә караганда да эссе һәм бөркү көннәре хәлне сизелерлек катлауландыра, шуңа күрә механизаторларның тулы көчкә эшләү мөмкинлеге юк. Әйтик, көндезге сәгатьләрдә үз илебездә җитештерелгән трактор кабинасындагы температура 40 градустан артып китә. Сүз дә юк, мондый шартларда темпларны арттыру җиңел түгел. Шуңа да карамастан, терлек азыгы әзерләүчеләр һава торышына ташлама ясамый, эшне вакытында башкарып чыгу өчен тырыша.

Хуҗалыкның яшь, перспективалы механизаторы Алмаз Гайнетдинов, мәсәлән, МТЗ-1221 тракторында печәнне чаптырган, Рафаэль Шаһиев МТЗ-80 тракторына таккан тырма белән массаны учмаларга җыйдырган, Николай Гуськов исә рулоннарга төреп торган.

Көйдереп алырлык дәрәҗәгә җиткән эссе көндә әзер продукцияне, ягъни төргәктәге печәнне, басуда калдыруның бер мәгънәсе дә юк, кояш астында ул үзенең туклыклылыгын югалта. Шуңа күрә Илһам Гайнетдинов, Рафаэль Мифтахов һәм Рәфыйк Яруллин ЗИЛ-130 һәм ГАЗ-53 автомашиналарында терлек азыгын саклау урынына тиз арада ташып та бетергәннәр. Төргәкләрне КУН-10 агрегаты белән Рафаэль Шаһиев төяп торган, моннан тыш, ферма территориясенә кайтарылган печәнне дә ул өеп куйган.

- Терлек азыгы әзерләүдә катнашучы башка механизаторларның хезмәте дә мактауга лаек, – ди хуҗалык идарәчесе Илшат Гайнетдинов. – Техника тулысынча төзек, кырда эшләүчеләрне кайнар аш белән тәэмин итәләр...

Хуҗалык механизаторлары уртак тырышлык белән әзерләгән печән 300 төргәктән артып китә. Дөрес, бу узган ел дәрәҗәсеннән азрак, шулай да фермадагы малларны уңышлы кышлату өчен җитәргә тиеш. Әле тагын коллектив уңганнарының шәхси хуҗалыкларында асрала торган малларына да “өлеш” чыгарырга җыеналар.

Җәй – авыл хезмәтчәннәре өчен киеренке чор. Аеруча терлек азыгы әзерләгән көннәрдә вакытның кадере арта. Җәйнең нинди килүенә карамастан, малларга кышын ашату өчен кирәк кадәр күләмдә азык запасы туплау турында кайгыртырга кирәк.

Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев