Эш түгел, ә хыял...
2019 елның 13 августында Россиянең бәйсез профсоюзлар Федерациясе (ФНПР) илебез территориясендә дүрт көнлек эш атнасын кертү турындагы тәкъдим белән чыкты. Әлеге инициатива РФ Хезмәт министрлыгы каравына җибәрелде.
Хезмәт министрлыгында билгеләп үтүләренчә, закон буенча атнасына билгеләнгән эш сәгатьләренең максималь планкасы 40 сәгать тәшкил итә. Документларда моннан да түбәнрәк чик турында берни әйтелми. Димәк, эш атнасын 4 көнгә калдыру РФ Хезмәт кодексына каршы килми, эш белән тәэмин итүчеләрнең хезмәткәрләр графигын бүгеннән үк киметү мөмкинлеге бар, дип әйтергә дә була.
Бу уңайдан безнең газета укучыларыбыз нәрсә уйлый?
Гөлнара
ШӘФИГУЛЛИНА,
хезмәткәр (Болгар шәһәре):
--Әйе, бу тәкъдим турында ишеттем. Эш атнасын дүрт көнгә калдыру турындагы мәсьәлә буенча бөтен дөньяда фикер алышалар. Кешеләрне авыр хезмәттән аз булса да арындырырга теләүләрен аңларга була. Әмма хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга туры киләчәге турында да онытмаска кирәк. Экспертлар билгеләп үтүенчә, кешенең хезмәт җитештерүчәнлеге беренче 3 сәгать эчендә аеруча югары була. Шуннан соң аның арыганлыгы сизелә башлый, әлбәттә инде, шуннан соң күп нәрсәгә ирешә алмый.
Хезмәт интенсивлыгын киметү шулай ук эштәге стресслардан беркадәр дәрәҗәдә котылырга ярдәм итәргә тиеш, дигән фикерләрне дә ишетергә туры килә. Мин үз эшемне бик яратам. Безнең конторада биш көнлек эш атнасы каралган. Өлгермәгән вакытларда эшемне өйгә алырга да туры килә. Моның бер кыенлыгын да күрмим, өстәмә мәшәкатьләр дә тудырмый. Әгәр атнасына дүрт көн генә эшләргә дисәләр, мин ризалашачакмын. Дөрес, шартым да бар – хезмәт хакы киметелмәскә тиеш. Эштә өлгермәгәннәрне өйдә дә эшләп бетерергә була бит. Хәзер кирәкле документларны яки башка материалларны электрон почта аша да җибәрергә була. Коллективларын, бергә җыелышып аралашырга ярата торган кешеләр дә бар. Алар эш атнасын кыскартуга ризалашмаска да мөмкин.
Татьяна ЛОГИНОВА,
сатучы (Болгар):
--Безнең кибет иртәнге сигездән кичке тугызга кадәр эшли. Ял көннәре дә, бәйрәмнәр дә юк. Киштә артында унөч сәгать буе басып тору бер дә җиңел түгел. Без бит әле тагын килгән товарны да кабул итеп алабыз, сортларга бүләбез, тиешенчә төрәбез, документлар тутырабыз. Сатучы эшенең психологик ягына да игътибар итәргә кирәк. Иртәдән кичкә кадәр кибеткә күпме кеше керә, һәр кешенең үз холкы һәм характеры. Ризасызлык белдерүчеләр, тиешле таләпләр куючылар да очрый. Товарны бурычка сорап керүчеләр дә юк түгел. Кыскасы, үзенчәлекле яклары байтак. Шуңа күрә, көн дәвамында сәгатьләрне ике кеше белән бүлеп эшләргә туры килә.
Гомумән алганда, мин атнасына дүрт көн тирәсе генә эшлим. Күбрәк сәгатьләр алсаң, мәшәкате дә артачак. Атнасына тиешлесеннән азрак та эшлисе килми – акчасы азрак чыгачак.
Мәдинә КУЗЬМИНА,
Антоновка мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары:
--Мәктәпләрдә эш атнасын киметүнең файдасы булмаячак. Чөнки алдан ук уку планы төзелә, шуның нигезендә һәр класска теге яки бу фәннәрне өйрәнү өчен тиешле сәгатьләр бирелә. Мисалга җиденче классны гына алыйк. Программа буенча көн саен алтышар дәрес каралган, җиде дәрес кергән көн дә бар. Атнасына 35 сәгать җыела, бөтен уку елы буенча алганда – мең дә ике йөздән артыграк. Димәк, алты көнлек эш атнасында да балаларга никадәр күләмдә дәрес өйрәнергә кирәк. Ә инде дүрт яки биш көнгә калдырылган очракта тагын да күбрәк эшләргә туры киләчәк. Әле тагын кайбер фәннәрне өйрәнү сәгатьләрен дә кыскартырга кирәк булачак. Программаны үзләштерү җиңел түгел, кайвакыт репититор ярдәме дә таләп ителә. Укытучылар һәм балаларның әти-әниләренә дә өстәмә мәшәкатьләр туарга мөмкин. Кыскасы, мәктәпкә дүрт көнлек эш атнасы кирәк түгел...
Дамир ХӘМИДУЛЛИН,
крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе (Иске Рәҗәп авылы):
--Эш атнасын дүрт көнгә кыскарту турындагы тәкъдим белән берничек тә килешәсе килми. Авыл хуҗалыгында мондый вариант турында сүз куертып торуның кирәге юк. Һава торышының нинди булуына карамастан, ел әйләнәсендә игенчелек һәм терлекчелек продукциясе җитештерүче авыл уңганнарының бу мәсьәлә буенча фикер алышып торырга вакыты юк.
Безнең хуҗалык фермасындагы мөгезле эре терлекләрнең баш саны иллегә җитә, монда бөтен эш кул көче белән башкарыла. Көненә өч тапкыр малларга печән, комбиазык бирергә, тиресен чистартып чыгарырга, яшь бозауларны карарга кирәк. Сыерлар бозаулый башлагач, мәшәкатьләр бермә-бер арта. Яшь терлекләрне авырулардан да сакларга кирәк бит әле. Гомумән, фермада эш беркайчан бетеп тормый. Мондагы дүрт кешегә берничә төрле вазифа йөкләнгән. Шөкер, өлгерергә тырышалар. Бик кирәк вакытта ял итә алалар, еллык отпуска да каралган. Менә шуннан соң күз алдына китереп карагыз инде атнасына дүрт көнлек эш атнасын. Сыерга печәнне кем салырга тиеш була соң аннары?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев