"Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек Советы утырышы узган ел нәтиҗәләрен тикшерүгә багышланды.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленёв отчёт доклады белән чыкты. Ул шәһәрдә 2011 елда булган үзгәрешләрне, шулай ук иң мөһим проблемалы мәсьәләләрне яктыртып үтте.
"Олимп" универсаль спорт комплексының, "Бәләкәч" программасы буенча "Родничок" балалар бакчасының ачылуы, һичшиксез, шәһәр өчен зур...
"Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек Советы утырышы узган ел нәтиҗәләрен тикшерүгә багышланды.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленёв отчёт доклады белән чыкты. Ул шәһәрдә 2011 елда булган үзгәрешләрне, шулай ук иң мөһим проблемалы мәсьәләләрне яктыртып үтте.
"Олимп" универсаль спорт комплексының, "Бәләкәч" программасы буенча "Родничок" балалар бакчасының ачылуы, һичшиксез, шәһәр өчен зур вакыйга булды. Узган ел шулай ук 5,6 мең квадрат метр торак куллануга тапшырылган, авария хәлендәге 5 йорттан кешеләр күчерелгән (22 гаилә). Борынгы башкаланы яңарту проектын тормышка ашыру кысаларында Болгар авылыннан 26 йорт хуҗасына яңа торак бирелде.
Шәһәрне төзекләндерү барышында юллар төзәтелде һәм асфальт җәелде, контейнерлар өчен мәйданчыклар куелды, урамнарны яктырту буенча техник хезмәт күрсәтелде, суүткәргеч линиянең бер өлеше алыштырылды.
Халык белән эшләүгә дә зур игътибар бирелә. 31 гаилә торак алу өчен учётка куелган, 12 Бөек Ватан сугышы ветеранының торагын ремонтлау өчен 640 мең сум акча тотылган.
Агымдагы елда яңа мунчаны төзеп бетерергә, Хирург Шеронов белән Пионер урамнары кисешкән урындагы скверны төзәтергә, күпфатирлы йортларга (Пушкин урамы, 26 һәм Пионер урамы, 31) ремонт ясау эшен дәвам итәргә, Антон һәм Кошевой урамы юлларына вак таш җәяргә һәм башка эшләрне башкарырга кирәк булачак.
Депутатлар Г. Борюшкин, Зотов, Лиственный урамнарын яктыртуга, Крайний, Калинин, Рабочий урамнарын су белән тәэмин итүгә кагылган мәсьәләләрне күтәрделәр. Аларның барысы да аерым контрольгә алынды.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев