Экология проблемалары борчый
Дөнья халыклары фестивалендә Спас районы вәкилләре дә катнашты.
Безнең район укучылары Роман Камаев, Валентина Лаврентьева һәм Игорь Агеев “Байтик” лагерында оештырылган “Җир шары тирәли экологик сәяхәт” лагерында булып кайттылар. Дөнья халыклары фестивале дә шушы лагерь базасында оештырылды.
Экологик проектта катнашучылар экология буенча тупланган тәҗрибә уртаклашу өчен Гана, Китай, Мисыр, Төркия һәм Тунистан килгәннәр. Чит ил вәкилләре туган илләренең табигый объектлары белән таныштырдылар, экология проблемалары турында сөйләделәр һәм милли уеннар ярдәмендә табигатьне саклау нинди зур әһәмияткә ия булуын укучыларның тагын бер тапкыр исләренә төшерделәр.
Фестивальгә ТР Дәүләт Советының экология, табигый байлыклардан файдалану, агросәнагать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет рәисе Таһир Һадиев, республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре кунакка килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев