Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дулкынландыргыч очрашу

Ватан сакчылары көнен истә калырлык итеп үткәрү мәктәбебезнең күркәм традициясенә әйләнде. Быел авыл клубында бәйрәмгә багышлап тыныч вакытта Әфганстанда үзләренең интернациональ бурычын үтәгән һәм Чечен Республикасында хәрби хезмәт узган ир-атлар белән очрашу булды. Бу чарага Тукай авылында яшәүче районның сугышчы-интернационалистлар оешмасы әгъзасы Мифтахов Илһам Самат улы да чакырылды. Бәйрәмдә Садретдинов...

Ватан сакчылары көнен истә калырлык итеп үткәрү мәктәбебезнең күркәм традициясенә әйләнде. Быел авыл клубында бәйрәмгә багышлап тыныч вакытта Әфганстанда үзләренең интернациональ бурычын үтәгән һәм Чечен Республикасында хәрби хезмәт узган ир-атлар белән очрашу булды. Бу чарага Тукай авылында яшәүче районның сугышчы-интернационалистлар оешмасы әгъзасы Мифтахов Илһам Самат улы да чакырылды. Бәйрәмдә Садретдинов Марат, Шәмсетдинов Рамил, Кыяметдинов Рәис, Гыйбадуллин Зөфәр, Минһаҗев Ришат, Мифтахов Илһам абыйлар, Габделбәров Рамил һәм шулай ук Бураково җирле үзидарә Советы рәисе Мингалиев Рамил катнашты. Бәйрәмне укытучылар Гыймальдинов Фидаэль белән Садретдинова Розалия башлап җибәрде. Әлеге очрашу чыннан да үзенчәлекле иде, чөнки Әфган сугышы ветераннарының әти-әниләре үзләре Бөек Ватан сугышы ятимнәре. Аларның тормышта никадәр зур авырлыклар кичергәнен мәктәпнең ветеран укытучысы Җария Рәхим кызы Садретдинова үзе язган шигыри юлларда чагылдырган.
Тамашачылар алдында мәктәп коллективы һәм клуб хезмәткәрләре көче белән концерт куйдылар. Балалар бакчасына йөргән нәниләр дә читтә калмады.
Яшь талантлар арасында Хәйруллина Гөлинә, Садретдинов Айнур, Хәйруллина Айгизә чыгышы истә калырлык булды. Гайфуллина Зилә, Садретдинова Розалия, Хәлиуллина Сәриянең чыгышларын да тамашачылар җылы кабул итте. Концерт 7 сыйныф укучысы Хәлиуллина Ландыш башкаруында "Бәхетле булыгыз" җыры белән тәмамланды.
Бәйрәмне оештыруда мәктәпнең рус теле укытучысы Казакова Венера Һарун кызы зур тырышлык куйды.
Казаков Айдар,
Көек мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев