Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Диспансерлаштыруны ничек үтәргә?

Билгеле булганча, медицина иминиятләштерү полисы буенча кешеләр өч елга бер тапкыр диспансерлаштыру үтәргә хокуклы. Бу чара нидән гыйбарәт?

Искәндәр Галимов,
район үзәк хастаханәсе табибы.
Диспансерлаштыру - инвалидлык һәм вакытыннан алда үлемгә китерә торган инфекцияле булмаган хроник авыруларны билгеләү буенча чаралар комплексы. Мондый авыруларга, мәсәлән, кан әйләнеше системасы авырулары , яман шешләр, шикәр диабеты, үпкәләрнең хроник авырулары керә.
Моннан тыш, диспансерлаштыру бу авыруларның барлыкка килү куркынычын билгеләү һәм аларны булдырмый калуны күздә тота. Мондый куркыныч авыруларга артериаль кан басымының югары булуы, канда холестерин һәм глюкоза микъдарының күтәрелүе, тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр куллану, дөрес тукланмау, тән авырлыгының нормандан артык булуы һәм симерү кебек сәбәпләр китер.
2017 елда - 1996, 1993, 1990, 1987, 1984, 1981, 1978, 1975, 1972, 1969, 1966, 1960, 1957, 1954, 1951, 1948, 1945, 1942, 1939, 1936, 1933, 1930, 1927, 1924, 1921, 1918 елда туучылар диспансерлаштыру үтәргә тиеш.
Диспансерлаштыруны яшәү, уку, эшләү урыны буенча беренче медицина ярдәме күрсәтелә торган учреждениеләрдә үтәргә мөмкин. Гражданнарның кайбер категорияләре (сугыш һәм хәрби бәрелеш ветераннары, "Ленинград блокадасы кешесе" билгесе белән бүләкләнүчеләр, гомуми авыру буенча инвалид дип табылганнар, элеккеге балигъ булмаган концлагерь тоткыннары, геттоларда, мәҗбүри тота торган башка урыннардагы тоткыннар) диспансерлаштыруны яшенә карамыйча ел саен үтә.
"Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында" Федераль Законның 24 маддәсе нигезендә, эш бирүчеләр хезмәткәрләргә медицина тикшерүләрен һәм диспансеризация үтү шартларын тәэмин итәргә, шулай ук аларны бу чараларга теләсә кайсы вакытта җибәрергә тиеш.
Диспансерлаштыру инфекцияле булмаган хроник авыруларны билгеләү өчен сораштыру (анкеталаштыру), антропометрия, кан басымын үлчәү, канда глюкоза һәм холестерин микъдарын тикшерү, үпкәләргә флюорография ясау, сидек, кан анализларын бирү, табиб-терапевтта тикшерүдән башлана. Җенесенә һәм яшенә карап, шулай ук канга биохимик һәм клиник анализ, ЭКГ, корсак куышлыгы һәм оча сөяге органнарына УЗИ, күз төбенең басымын тикшерү, сөт бизләренә маммография ясау, акушер тикшерүе һәм онкоцитологиягә мазок алу керә.
Диспансерлаштыру тәмамланганнан соң, участок табибы пациентның сәламәтлек группасын билгели. Инфекцияле булмаган хроник авырулар яки аларның барлыкка килү факторы ачыкланса, табиб пациентка профилактика, дәвалау, реабилитация һәм савыктыру чараларын үтәргә кирәклеге турында хәбәр итә. Беренче этапта ачыкланган үзгәреш нәтиҗәләре буенча пациент ныклап өстәмә тикшерү өчен икенче этапка күчерелә.
Диспансерлаштыру үтү өчен, башта медицина профилактикасы кабинетына (поликлиника, 20нче кабинет) яки үзегезнең участок табибына, авыл җирендә - фельдшерга яки табиб амбулаториясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Исегездә тотыгыз: диспансерлаштыруны даими үтү иң куркыныч авырулар барлыкка килү мөмкинлеген бермә-бер киметә яки дәвалау нәтиҗә биргән стадияләрне ачыкларга ярдәм итә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X