Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Диплом белән бүләкләнде

"Алга - үткәннәргә-2014" иҗади конкурс финалында катнашкан өчен Иж-Борискино урта мәктәбе укучысы Кристина Кукушкина II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Конкурста катнашучылар Казан милли тикшерү технология унивеститеты базасында чыгыш ясадылар. Кристина жюри игътибарына "Минем ачышым" номинациясендә "Спас өязе храмнары" дигән эшен тәкъдим итте. Шул ук мәктәпнең алтынчы класс укучысы Елизавета Абасева,...

"Алга - үткәннәргә-2014" иҗади конкурс финалында катнашкан өчен Иж-Борискино урта мәктәбе укучысы Кристина Кукушкина II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Конкурста катнашучылар Казан милли тикшерү технология унивеститеты базасында чыгыш ясадылар. Кристина жюри игътибарына "Минем ачышым" номинациясендә "Спас өязе храмнары" дигән эшен тәкъдим итте. Шул ук мәктәпнең алтынчы класс укучысы Елизавета Абасева, хәрби темага материал хәзерләп, конкурсның лауреаты исемен алды.
Елизавета шулай ук "Фәндә дебют" дигән укучылар проекты һәм тикшерү эшләре буенча республика конкурсында да лауреат булды. Ул үзенең дәү әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Егоров турында сөйләп, проектны уңышлы яклады ("Сугыш юллары буйлап" номинациясе). Моннан тыш, ул читтән торып үткәрелгән "Туган якның гүзәллеге" туган якны өйрәнү конкурсына "Чуаш хатын-кызларының милли костюмы" тикшерү эшен җибәреп, өченче дәрәҗә лауреат дипломы алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев