Яңалыклар
Диплом белән бүләкләнде
Ким урта мәктәбе укытучысы Борис Андреянов педагогика, балалар һәм 20 яшькәчә яшьләр белән эшләү өлкәсендә "Әхлакый батырлык өчен" Бөтенроссия конкурсы призеры исемен алды.
Ул конкурска ясап җибәргән "Хәтер, татулык һәм бердәмлек вахтасы" проектында Гражданнар сугышы чорында бәрелешләр барган туган ягыбыз тарихын өйрәнү буенча эзтабарлар эше турында сөйләгән. Конкурсантыбыз эше икенче урынга лаек дип табылган.
Борис Андреевичка диплом белән истәлекле бүләкне Татарстан митрополиясе православие укытучыларының икенче съездында Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан тапшырды.
Конкурсны Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы белән дини белем бирү һәм катехизислаштыру Синод бүлеге Үзәк федераль округта Президентның вәкаләтле вәкиле ярдәме белән үткәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев