Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Депутатлар йомгак ясады

Дүшәмбе көнне район Советының быел үткәрелгән соңгы утырышында бюджеттагы үзгәрешләргә, муниципаль милекне тапшыруга һәм башка кайбер нәрсәләргә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.

Өстәмә керемнәр алу сәбәпле, район бюджетына үзгәрешләр кертергә кирәклеге турында район финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина хәбәр итте. Субсидия һәм субвенция рәвешендә алынган өстәмә керемнәрне, шул исәптән салым һәм салым булмаган чыганаклар исәбенә, ул район бюджеты керем өлешенең пландагы күләмен арттыруга (авыл җирлекләренә ярдәм күрсәтү, шәһәр мунчасын төзү, мәгариф, мәдәният бүлекләренә һәм башкаларга) җибәрергә тәкъдим итте.

Бу проект буенча экспертиза нәтиҗәләре белән депутатларны контроль-хисап палатасы рәисе Сергей Тюнев таныштырып үтте. Ул бу мәсьәлә буенча кимчелекләр юклыгын билгеләп үтте һәм депутатларга проектны кабул итәргә тәкъдим итте.

Муниципаль адреслы программаны тормышка ашыру кысаларында закон нигезендә авария хәлендә итеп табылган һәм сүтелергә тиеш булган торак йортларны тапшыру турында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталья Казакова хәбәр итте.

Барлык проектлар буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Утырышка нәтиҗәне район башлыгы Камил Нугаев ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район Советы утырыш йомгак