Депутат белән очрашу
Өченче көн "Октябрь" кинотеатрында ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе, партия рескомының беренче секретаре Хафиз Миргалимов район халкы белән очрашты.
Ул республикадагы хәлләргә, булган проблемаларга тукталды. Депутат агропромышленность комплексына да, коммуналь хезмәт күрсәтүгә дә, сәламәтлек саклау тармагына, мәгариф һәм мәдәниятка, экология һәм табигый байлылардан файдалану өлкәсенә дә кагылды. КПРФ фракциясе хәзерге вакытта ветераннар проблемасына да зур игътибар бирә, дип билгеләп үтте депутат. Ул милли мөнәсәбәтләргә, халкыбыз традицияләрен өйрәнүгә аеруча әһәмият бирергә кирәклегенә басым ясады.
Очрашу ахырында коммунистлар фракциясе җитәкчесе халыкның сорауларына җавап бирде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев