Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Даринага – Мактау грамотасы

Санаторий мәктәп-интернатның 6 класс укучысы Дарина Журавлева “Беләм, хәтерлим, горурланам” социаль акциясендә катнашканы өчен яшьләргә спорт һәм патриотик тәрбия бирү буенча республика Үзәгенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Акция халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 74 ел тулуга багышланган. Конкурста катнашу өчен 59 секунд эчендә яттан Бөек Җиңүгә багышланган шигырь сөйләргә, аны видеога яздырырга һәм социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк иде. Акциядә катнашырга теләүчеләрнең саны 1700гә җиткән. Дарина Наталья Найденованың “Мир и дружба всем нужны” шигырен укып, иң күп тавыш җыя алган.
Укучыга Мактау грамотасыннан тыш, истәлек бүләге дә тапшырылган. Әлбәттә инде, Даринаның ирешкән уңышында мәктәпнең юнармиячеләр хәрәкәте җитәкчесе Сергей Журавлевның да тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев