Данлы традицияләрне дәвам итеп
Узган атнада республика күләмендә танылган мәктәпләрнең берсе – Иске Рәҗәп мәктәбе үзенең йөз еллык юбилеен билгеләп үтте.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Иске Рәҗәп халкы элек-электән активлыгы белән аерылып торды, авыл тормышында булган вакыйгаларның үзәгендә кайнап яшәде. Шуңа күрә мәктәпнең бер гасырлык юбилеена багышланган тантанага бик күп кеше җыелуы бер дә гаҗәп түгел. Аралар ерак дип тормаганнар, мәктәпне төрле елларда тәмамлаучылар да бәйрәмгә кош тоткандай сөенеп кайтып җиткәннәр. Элеккеге сабакташларның бер-берләрен бүлдереп, мәктәп еллары белән бәйле хатирәләрне ничек уртаклашуын, төрле вакыйгаларның искә алып сөйләвен күрсәгез икән! Әйе, балачак һәм яшүсмер елларында хәтергә уелып калган истәлекләр кешене гомер буе озата бара. Гадәттә, зур юбилейларда төрле буын вәкилләре бергә очраша, аларның барысына да олы тормыш юлына чыгарган мәктәп һәм укытучылар аеруча да якын һәм кадерле.
– Бу мәктәп республикага һәм илебезгә бик күп талантлы һәм танылган кешеләрне бирде, – диде якташларына мөрәҗәгать итеп район башлыгы Камил Нугаев. – Кайбер елларда мәктәптә 700-800 ләп бала укыган. Бу бик күп, шуңа да карамастан, педагогик коллектив үз бурычын йөз аклыгы белән үтәгән. Әле дә биредә олы җанлы, укытучы дигән югары исемне горур йөрткән кешеләр эшли. Сезнең алдыгызда баш иеп рәхмәт әйтәсе килә, юбилейга кайтучыларга да рәхмәт. Мәптәпне, укытучыларны онытып бетермәгез...
Район башлыгы муниципаль белем бирү системасын үстерүгә зур өлеш керткән мәктәп директоры Әнисә Булатовага, педагоглар Мәдинә Җамалиева, Равия Хәмидуллина, Илназ Мәхмүтовка һәм Равил Шәфигуллинга Мактау грамоталары тапшырды, игелекле эшләрендә киләчәктә дә уңышлар теләде. Мәктәп директорына тапшырылган 30 мең сумлык сертификатның да кирәге чыкмый калмас.
Мәдәни традицияләрне саклаганы, мәктәптә музей төзегәне аның фондларын даими тулыландырып торганы өчен 94 яшьлек Зиннәтулла ага Гыйззәтуллин да район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Авылда гына түгел, район күләмендә танылган бу кешене юкка гына легендага тиңләми торганнардыр. Гомеренең 68 елын мәктәпкә багышлаган Зиннәт ага олы ихтирамга лаек. Сугыштан кайту белән институтка укырга кергән һәм башы-аягы белән дигәндәй, укытучылык эшенә чумган. Өзлексез 60 ел буе балаларга тарихтан белем биргән, ул мәктәптә оештырган музей әле күптән түгел генә федераль статуска ия булды. Татарстан Республикасы мәктәбенең атказанган укытучысы тырышлыгы белән музейда авылның үткән тарихын чагылдырган бихисап материаллар тупланган. Һәр экспонат уникаль кыйммәткә ия, чөнки алар гыйбрәтле хәлләр, вакыйгаларның үзәгендә кайнаган кешеләр язмышы турында сөйли...
Зиннәтулла ага Гыйззәтуллин сүзләренә караганда, революциягә кадәр Иске Рәҗәп балалары әүвәл мәчетләргә йөреп укырга-язарга өйрәнгән. 1914 елда авылда балаларны рус теленә өйрәтү өчен рус-татар мәктәбе ачыла. 1918 елда иске базар урынында дүрт еллык белем бирүгә исәпләнгән совет мәктәбе төзелә. 1919 елда башлангыч мәктәптә балаларга Фәйзрахман Галимҗанов, Минһаҗ Гатауллин һәм Галиулла Хисмәтуллин белем биргән. Соңрак, 1928 елда, Иске Рәҗәптә җидееллык мәктәп эшли башлый, аның директоры итеп Чувашовны билгелиләр. 1918 елдан башлап бүгенге көннәргә кадәр мәктәпне 2074 кеше тәмамлаган. Чыгарылыш класс укучыларының 6сы – алтын, 28е көмеш медальгә лаек булган. Бу да күп нәрсә турында сөйли.
Иске Рәҗәп мәктәбе үзенең атаклы педагоглары белән дә данлыклы. Әйтик, Зөбәйдә Насыйбуллина Россия Федерациясе мәктәпләренең атказанган укытучысы исеменә лаек булган. Рәүф Насыйбуллин – Татарстан Республикасының атказанган укытучысы. Йөз ел эчендә мәктәпне тәмамлаучыларның 178е педагог һөнәре сайлаган, шуларның дүртесе орден-медальләр белән бүләкләнгән.
Якташларына җылы котлау сүзләрен шулай ук “Ватаным Татарстан” газетасының бүлек мөдире Камил Сәгъдәтшин, авыл җирлеге башлыгы Мансур Нугаев, Казан аграр университетының кафедра мөдире, профессор, фәннәр докторы Фәрит Мөхәммәтгалиев, Яр Чаллы дәүләт университетының педагогика һәм психология кафедрасы доценты, педагогия фәннәре кандидаты Илдар Алишев, төбәкара ветеринария лабораториясе җитәкчесе Рәис Кәримов һәм башкалар җиткерде. Рәис Кәримов әле үзе укыган мәктәпкә телевизор да бүләк итте. Иске Рәҗәп халкын мәктәпнең алтын юбилее белән республиканың атказанган табибы, районда сәламәтлек саклауга үзеннән зур өлеш керткән Фиркат Галимов та матур сүзләр әйтеп һәм төрле чагыштырулар китереп котлады, музейга берничә фоторәсем бүләк итте.
– Иске Рәҗәп мәктәбе элек-электән макталып килде, – диде районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин. – Биредә район күләмендәге һәм төбәкара чаралар еш уздырыла, мәктәптә үсеп килә торган яшь буынга аң-белем һәм тәрбия бирү өчен уңай шартлар тудырылган. Атап әйткәндә, монда вакыт белән бер адымда атлыйлар. Бүгенге шартларда бу зур әһәмияткә ия...
Ул озак еллар балаларга белем һәм тәрбия бирүгә үзләреннән зур өлеш керткән Рузилә Гөлминсадыйковага, Фәния Мөхәммәтҗановага, Сарыйм Нургаязовка, Гөлсинә Зыятдиновага һәм Айсылу Гәрәевага мәгариф бүлегенең Мактау грамоталарын, мәктәпкә – 5 мең сумлык сертификат тапшырды.
Мәктәп директоры Әнисә Булатова әлеге учреждениенең үткәне һәм бүгенгесе турында горурланып сөйләде. Әйе, мәктәп үз алдына кеше тәрбияләү буенча куелган бурычны уңышлы үти: балалар фермада мал-туар асрый, бакчада төрле яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерә, мәктәп үзидарәсе эше әйбәт оештырылган, быел музейны яңарту буенча күп нәрсәләр эшләнгән, кирәкле җиһаз һәм җайланмалар сатып алынган. Атап әйткәндә, укыту-тәрбия процессын тиешле югарылыкта оештыру өчен бөтен шартлар тудырылган. Тик менә балалар саны кимүе генә күңелне борчый...
Әлбәттә инде, мәктәп юбилеенда укучылар, Ямбактыдан һәм район Мәдәният йортыннан килгән үзешчән артистлар башкаруында күңелле җырлар да яңгырады. Гасырлык юбилейга килүчеләрне гөлчәчәкләргә күмелеп утырган мәктәп ишегалдындагы мәйданда унтугыз килограммлы торт һәм мәтрүшкәле чәй белән сыйладылар.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев